Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада урлыйлар һәм әтиләре балаларын кыйный

23-29 июньдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә 76 гариза һәм хәбәр алынды, шуларның 11е - кыйнау, 10сы - вакытсыз үлем, 2се - криминаль булмаган тән җәрәхәтләре алу, 4се - гражданнарның хәбәрсез югалуы, 10сы юл-транспорт һәлакәтләре (1кеше зыян күрде) турында иде. Үтерү белән янау, үз-үзен үтерү,...

23-29 июньдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частендә 76 гариза һәм хәбәр алынды, шуларның 11е - кыйнау, 10сы - вакытсыз үлем, 2се - криминаль булмаган тән җәрәхәтләре алу, 4се - гражданнарның хәбәрсез югалуы, 10сы юл-транспорт һәлакәтләре (1кеше зыян күрде) турында иде. Үтерү белән янау, үз-үзен үтерү, янгын хакында берәр хәбәр теркәлде. Атна дәвамында дежур частькә административ хокук бозулар өчен 51 кеше алып киленде.

Агымдагы елның 22-23 июнь көннәрендә билгесез зат Манзарас авылындагы төзелә торган йортларның берсеннән төзелеш инструментлары урлый. Җинаять әле ачылмады. Каракны күргән булсагыз, я аның турында нинди дә булса мәгълүматыгыз бар икән, яшереп калдырмасагыз, аноним рәвештә 2-65-06 номерына шалтыратсагыз иде.

23 июньдә кичке сәгать алтылар тирәсендә Нормабаш авылы янындагы күлдә бер ир-ат үзенең балигъ булмаган улын кыйный.

27 июньдә иртәнге сәгать 4 белән көндезге сәгать беренче яртылар тирәсендә карак Янил авылында А.ның йортына үтеп керә һәм әйберләр урлый. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

28 июньдә төнге сәгать уникенче яртылар тирәсендә Балды Кенә авылында үзара талашып китү нәтиҗәсендә туганнарның берсе икенчесенең башына таяк белән суга. Зыян күрүченең баш мие селкенә, ул район үзәк дәваханәсендә дәвалану уза.

Рамил НУРГАЛИЕВ, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең полиция начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара полициянең

erid: 2VtzqxWHLUk