Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада “Татлы сөенеч” дигән акция узды

Халыкара гаилә көне уңаеннан район Мәдәният йортында "Милли кухня көне" күргәзмәсе оештырылды һәм "Татлы сөенеч" дигән акция узды. Ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган гаиләләргә районның шәхси эшмәкәрләре тарафыннан әзерләнгән тәм-томнар, камыр ризыклары салынган пакетлар әзерләнгән иде. Әлеге күчтәнәчләр социаль куркыныч хәлдә булган алты гаиләдә үсүче - 14, авыр тормышлы 11 гаиләдә...

Халыкара гаилә көне уңаеннан район Мәдәният йортында "Милли кухня көне" күргәзмәсе оештырылды һәм "Татлы сөенеч" дигән акция узды. Ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган гаиләләргә районның шәхси эшмәкәрләре тарафыннан әзерләнгән тәм-томнар, камыр ризыклары салынган пакетлар әзерләнгән иде. Әлеге күчтәнәчләр социаль куркыныч хәлдә булган алты гаиләдә үсүче - 14, авыр тормышлы 11 гаиләдә тәрбияләнүче 29 балага тапшырылды.

Акциянең иганәчеләре "Аш-су кулланучылар" җәмгыяте җитәкчесе Розалия Хәйруллина, "Магнат" җәмгытеннән Ленар Мөхетдинов, Резидә Галимуллина, шәхси эшмәкәрләр Альбина Закирова, Рәдиф Галимуллин, Регина Шаһабиева, Гөлсинә Мөнирова, ИлсурГарипов, Кукмара элеваторыннан Ринат Шәмиев, район кулланучылар җәмгыяте директоры Илһаметдин Зарипов иде.

фото: http://www.babyblog.ru/user/admin28/3029285

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk