Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада суд приставлары тимер койма һәм капкаларга арест сала башлаган

Кукмара суд приставлары шәхси хуҗалыкларның капкаларына һәм коймаларына арест сала башлаган. Шулай агымдагы елның 15 июлендә суд приставы берәүнең дәүләткә займ килешүе буенча 126 мең 600 сум акча әҗәтле булуын ачыклый һәм аның йортына бара. Биредә исә исәпкә алырлык җиһазлар тапмагач, суд приставы йорт хуҗасының капкасы, коймасы, капка төбендәге тимер...

Кукмара суд приставлары шәхси хуҗалыкларның капкаларына һәм коймаларына арест сала башлаган. Шулай агымдагы елның 15 июлендә суд приставы берәүнең дәүләткә займ килешүе буенча 126 мең 600 сум акча әҗәтле булуын ачыклый һәм аның йортына бара. Биредә исә исәпкә алырлык җиһазлар тапмагач, суд приставы йорт хуҗасының капкасы, коймасы, капка төбендәге тимер эскәмиясе һәм гараж капкасына арест сала.

Бер атнадан суд приставы икенче бер кешенең капкасы, койма сеткасы, гараж капкасы һәм спутник антеннасына арест ясый. Әлеге кешенең әҗәте 4 миллион сумны тәшкил иткән, ул суд приставлары чакырган очрашуларга бармаган һәм әҗәтен түләү буенча бернинди чаралар күрмәгән.

Әгәр әлеге ике граждан әҗәтләрен кире кайтармасалар, алар арестка алынган милекләреннән дә колак кагарга мөмкиннәр икән, дип хәбәр итә Татарстан Рсепубликасы буенча суд приставлары эшләренең федераль идарәсе.

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара койма капка

erid: 2VtzqxWHLUk