Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 1 август 2013 яңалыклары

    • 1 август 2013 - 11:49
      Чарлыда Харжавиннар гаиләсе бер йортта дүрт буын яшиләр
      Телевизорны кабыздыңмы - ата улны, ана кызны белми талаша - ызгышалар. Сугыш вакытларыннан калган фатирны балаларга бүлә алмыйча ямьсезләнәләр. Вакытлы матбугатның игътибар үзәгендә бәхетсез язмышлы "геройлар": ата-анасы исән булып та ятимлек ачысын тоеп яшәүче балалар, туу белән ана кулы белән юк ителгән сабыйлар, иренең хатынга, хатынының иргә хыянәте. Сәхнә "йолдызлары"ның...
    • 1 август 2013 - 10:42
      Кукмара районы буенча 22-29 июльгә кыр батырлары билгеле булды
      Игеннәрне суктыру (тонналарда) "Бөр" агрофирмасыннан Минсур Хәмидуллин (Лексион) - 341. "Бөр" агрофирмасыннан Ленар Хәсәнов (Лексион) - 336. "Тукай" агрофирмасыннан Илшат Шәфигуллин (КЗС-7) - 225. Игеннәрне теземнәргә салу (гектарларда) "Бөр" агрофирмасыннан Габделнур Бикмөхәммәтов (МТЗ-82, ЖВП-6) - 320. Вахитов исемдәге хуҗалыктан Камил Хисмәтуллин (Макдон) - 302. "Яңа тормыш" агрофирмасыннан Вячеслав Харжавин (ЖВН-6)...
    • 1 август 2013 - 09:54
      Кол Шәриф мәчете өчен тавыш бирик
      Россия символлары булырдай тарихи һәм мәдәни объектларны сайлау өчен оештырылган "Россия 10" проектының икенче этабы дәвам итә. Әлеге проектта Кол Шәриф мәчете дә катнаша һәм ул икенче турга узган иде. Тавышлар саны буенча ул әлегә тугызынчы урында. Аның өчен түләүле смс буенча 162 мең 146 мәртәбә тавыш биргәннәр. Проектның финалына...
    • 1 август 2013 - 08:54
      Кукмарада суд приставлары тимер койма һәм капкаларга арест сала башлаган
      Кукмара суд приставлары шәхси хуҗалыкларның капкаларына һәм коймаларына арест сала башлаган. Шулай агымдагы елның 15 июлендә суд приставы берәүнең дәүләткә займ килешүе буенча 126 мең 600 сум акча әҗәтле булуын ачыклый һәм аның йортына бара. Биредә исә исәпкә алырлык җиһазлар тапмагач, суд приставы йорт хуҗасының капкасы, коймасы, капка төбендәге тимер...
    • 1 август 2013 - 06:44
      Уңыш 2013: “Без түзәрбез, техника гына чыдасын”
      Көттереп яуган яңгырларга бик сөенсәк тә, аларның артык ешлавы урып-җыюга тоткарлык ясамый калмый. -Яңгырдан качып, шушы басуга килгән идек әле. Тик "өстәгеләр" күрделәр, ахрысы, яңадан болыт җибәрделәр, - дип, уены-чыны белән каршы алдылар безне "Әсәнбаш" агрофирмасының Камышлы авылы янындагы арыш басуында эшләүче комбайнчылар, күк күкрәгән якка ымлап. Үзебез дә басуга...
    • 1 август 2013 - 06:41
      Бүген Кукмара мәдрәсәсендә вәгазь кичәсе һәм ифтар була
      Бүген Кукмара үзәк мәчете һәм мәдрәсәсендә һәр айның беренче пәнҗешәмбесендә оештырыла торган вәгазь кичәсе һәм дин әһелләренең очрашуы була. Рамазан ае уңаеннан әлеге чаралар кысаларында ифтар мәҗлесе дә үткәреләчәк. Биредәге очрашуда вәгазьләр, Рамазан аеның фазыйләтләре турында әңгәмәләр һәм мәхәлләләрнең үзара тәҗрибә уртаклашулары да көтелә. фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
    • 1 август 2013 - 05:40
      Вакыйф Фәйзрахманов Ятмас Дусай авылы тарихыннан кайбер сәхифәләр белән уртаклашты
      Кукмара-Нырты маршруты белән кайтканда, туган авылыбыз Ятмас Дусайга җитәрәк, лесхоз урманын үтәсе. Шул урманның уртасында гаҗәеп күренешкә тап буласың: дистәгә якын чишмә төньякка таба агып, Кенә, Оштырма елгаларын барлыкка китерә, тагын дистәгә якыны көньякка таба агып, Шепшеңәр, Майский урманнарыннан, авыл җирлегеннән аккан чишмәләр белән кушыла. Бу чишмәләр, Духмәт, Какылык елгаларына...
    • 1 август 2013 - 04:42
      Август аеннан башлап Кукмарада яшәүчеләрне дә ниләр көтә
      Бүген, 1 август, җәйнең соңгы ае башланган көн. Август аеннан Россия дәүләт думасы илебездәге кайбер вакыйгаларга үзгәрешләр кертә башлаган. Әйтик, 1 августтан интернет белән кулланучылар өчен "Антипират законы" гамәлгә керә. Әлеге законның тормышка ашырылу турындагы фәрманга президентыбыз Владимир Путин әле июль аенда гына кул куйган иде. Хәзер интернеттан фильмнар караучылар...
    Реклама