Чарлыда Харжавиннар гаиләсе бер йортта дүрт буын яшиләр
Телевизорны кабыздыңмы - ата улны, ана кызны белми талаша - ызгышалар. Сугыш вакытларыннан калган фатирны балаларга бүлә алмыйча ямьсезләнәләр. Вакытлы матбугатның игътибар үзәгендә бәхетсез язмышлы "геройлар": ата-анасы исән булып та ятимлек ачысын тоеп яшәүче балалар, туу белән ана кулы белән юк ителгән сабыйлар, иренең хатынга, хатынының иргә хыянәте. Сәхнә "йолдызлары"ның...
Телевизорны кабыздыңмы - ата улны, ана кызны белми талаша - ызгышалар. Сугыш вакытларыннан калган фатирны балаларга бүлә алмыйча ямьсезләнәләр. Вакытлы матбугатның игътибар үзәгендә бәхетсез язмышлы "геройлар": ата-анасы исән булып та ятимлек ачысын тоеп яшәүче балалар, туу белән ана кулы белән юк ителгән сабыйлар, иренең хатынга, хатынының иргә хыянәте. Сәхнә "йолдызлары"ның тормышын җентекләп яктырталар: " Бу минем дүртенче ирем, мин аның бишенче хатыны, минем ирләр хатыннарын бик хөрмәт итәләр, аралашып, дус яшибез..."
"Бәхетле гаиләләр бер-берсенә охшаш, бәхетсез гаиләләр һәрберсе үзенчә бәхетсез", - дип язган граф Лев Толстой. Таралган илне яңадан җыйнарга азапланган, җәмгыятьтәге әхлакый ориентирлар кискен үзгәргән чорда шуның төп күзәнәге булган гаилә төшенчәсе дә мәгънәви үзгәрешләр кичерә. Бәйсезлек дип, йөгәнсезлеккә омтылабыз, әхлаксызлык тамыр җәя. Бар ышаныч соңгы елларда халыкның дингә тартылуында. Иң куанычлысы - балаларның яшьтән дин сабаклары алуы. Дин әһелләре "намазга басмыйсыз" дип, хаклы рәвештә сүгеп-оялтып торсалар да, мәчет-чиркәүләргә йөрүчеләр саны ишәя бара. Узган гасырның 60-70 нче елларында Көнбатышта чәчәк аткан "ирекле мәхәббәт" агымы акрынаеп, хәзер анда да "гаилә" төшенчәсенең дәрәҗәсе үсештә.
Гаиләдә бердәнбер бала булса да, өйләнеп бераз яшәүгә гүрнәчә күк йорттан фатирга чыгып, аерым казан асып яшәү - гадәти хәл. Моның сәбәбе, бер яктан, гаиләләрнең матди хәле күпкә яхшыру булса, икенче яктан, гаиләнең яңа зат белән психологик яктан сыеша алмавы. Сылтаулар күп инде ул, халык әйтмешли, атта да бар, тәртәдә дә...
Чарлыда яшәүче күптәнге танышым Леонид Павлович Харжавинның улы, оныгы, киленнәре белән бер нигездә, бер йортта гөр килеп яшәп ятулары, инде дүртенче буын вәкиле Ильяның дөньяга аваз салып куандыруы йөрәккә бер тылсымлы җылы өрде. Узган-барганда хәл белергә, умартачылык серләрен өйрәнергә кергән саен өйләрендә пырдымсызланмый гына балалар чыркылдавына күнегеп, күп тармаклы гаилә икәнлегенә игътибар да ителмәгән.
Югыйсә, һәр барган саен: "Оныгым Алеша да буйга җитте, Савалига укырга китте. Безнең Алеша эшли башлады бит... Син беләсеңме - Алексей өйләнде бит!" - дип, йорт хуҗасы әледән-әле куанычлары белән уртаклашып торды.
Шушы көннәрдә 78 яшен тутыручы Леонид Павлович кордашы Александра Васильевна белән бер түбә астында инде 54 ел чөкердәшеп яшиләр. Үзе балачакта инвалид булып калып, күп җәфалана. Әмма үҗәтлек, тормышка чытырдап ябышып яшәү аны "Яңа тормыш" хуҗалыгының гына түгел, районның алдынгы умартачысына әйләндергән. Заманында хуҗалыкта 800 башка җиткән умарталарның хәзер юкка чыгып баруына җаны әрнесә дә, үзе 30га якын умартаны авырсынмый гына карый ул. Хәер, җан сөйгән Шурасы да, озак еллар дуңгызчылык фермасын җитәкләүче, киң профильле механизатор улы Виктор да аңа һәрдаим ярдәм итеп торалар. Савали техникумында механизатор, шофер, газовик һөнәрләрен үзләштереп кайткан оныгы Алексей бабасының төп ярдәмчесенә әверелеп бара.
-Станокта кәрәз рамнарын ясый, яңа умарта оялары ясарга материал әзерләп куйган әнә, эшне үрләтергә чамалап йөри, ахрысы... - ди хуҗа, канәгать елмаеп.
Викторның хатыны Елена Леонидовна "Яңа тормыш" агрофермасында бухгалтер һәм диспетчер вазыйфаларын башкара. Аларның килене, Алексейның хатыны да Елена исемле, балалар бакчасында тәрбияче. Бәләкәй Ильяны да тәрбияли, эшли дә.
Хуҗабикә Александра Васильевна заманында дуңгыз симертү остасы булган. Юкка гына Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, дүрт мәртәбә "Социалистик ярышта җиңүче" күкрәк билгеләре, Почет грамоталары белән бүләкләнмәгән. "Районның иң яхшы дуңгыз караучысы" исеменә дә лаек булган ул. Тәрбияләп үстергән өч балаларының икесе читтә. Кызлары Валентина гаиләсе белән Казанда, уллары Николай Вятка Аланы шәһәрендә тормыш корганнар. Виктор үзләре белән төп йортта.
Кайнана белән килен өй эчен курчак өе ясаганнар. Шәһәрдәге барлык уңайлыклар да бар үзендә. Гаиләдәге өч парның да үз бүлмәләре. Бар җирдә пөхтәлек, чисталык. Әле бит абзар тулы мал. Ана дуңгыз, аның балалары, сыер, башмак тана, бозау, тавык-чебеш, үрдәк... Ничек өлгерәләрдер, ничек бер дә тавыш чыкмый бу ишле, ишеп эшли торган гаиләдә?
-Мин гаиләбездә ялгыш кына да тавышны күтәреп сөйләшкәннәрен ишетмәдем, - ди яшь килен Елена Валерьевна. - Ә эшне бергәләп эшлибез, бергәләп утырып ашыйбыз - шунда сөйләшеп киңәшләшәбез. Ирләр эше, хатын-кыз эше дип бүлешеп торган чак юк!
Өйләрендәге тыныч яктылык йөзләрендәге шат елмаюның чагылышыдыр, мөгаен. 1996 елда районның үрнәк гаиләсе дип табылып хөрмәтләнгән йорт бүген дә Чарлының иң асыл бизәге булып тора.
Амин, гел шулай булсын!
Азат Сабитов
фото: http://images.yandex.ru/yandsearch
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев