Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Вакыйф Фәйзрахманов Ятмас Дусай авылы тарихыннан кайбер сәхифәләр белән уртаклашты

    Кукмара-Нырты маршруты белән кайтканда, туган авылыбыз Ятмас Дусайга җитәрәк, лесхоз урманын үтәсе. Шул урманның уртасында гаҗәеп күренешкә тап буласың: дистәгә якын чишмә төньякка таба агып, Кенә, Оштырма елгаларын барлыкка китерә, тагын дистәгә якыны көньякка таба агып, Шепшеңәр, Майский урманнарыннан, авыл җирлегеннән аккан чишмәләр белән кушыла. Бу чишмәләр, Духмәт, Какылык елгаларына...

    Кукмара-Нырты маршруты белән кайтканда, туган авылыбыз Ятмас Дусайга җитәрәк, лесхоз урманын үтәсе. Шул урманның уртасында гаҗәеп күренешкә тап буласың: дистәгә якын чишмә төньякка таба агып, Кенә, Оштырма елгаларын барлыкка китерә, тагын дистәгә якыны көньякка таба агып, Шепшеңәр, Майский урманнарыннан, авыл җирлегеннән аккан чишмәләр белән кушыла. Бу чишмәләр, Духмәт, Какылык елгаларына коеп, Ямбулат Пустыш авылына җиткәндә мул сулы елгага әвереләләр. Без үскәндә бу урында тегермән бар иде.
    Ямбулат Пустыш (Күкчә), янәшәдәге Шепшеңәр, Ятмас Дусай авылы кешеләре элек-электән күпләп терлек асраганнар, иген иккәннәр. Урманнан агач алып кайтып, алардан такта, сайгак, борыс ярып, атлар белән Туеш, Кукмара, Зур Кукмара, Пенәгәр, Пычак, Әсән-Елга (Көек) авылларына илткәннәр һәм акчасына сабын, он, шырпы, тоз, кәрәчин, мануфактура һәм башка кирәк-яраклар алып кайтканнар. Ямбулат Пустыш авылында яшәүче Рәхмәтулла бабай ясаган чабаталарны Завод Нырты, Өч Нарат базарларында халыкның чират торып алганын мин үзем дә хәтерлим.
    Өч авыл халкының да тормышы авыр булган: аякларда - тула оек белән чабата, өстә - кайры тун, башта - колакчынсыз мескен бүрек. 1930 еллардагы колхозлашу чоры бу төбәкне дә читләтеп узмаган. Биредә яшәүче халык, тавыш-гауга чыгармыйча, сәнәк-балтага үрелмичә кергән колхозга. Күкчә - "Ленин исемендәге"(соңгы рәисе - Фәһем Фәсхиев), Шепшеңәр - "Ак чишмә"(Асат Хәйруллин), Ятмас Дусай - "Кызыл таң"(Габит Фәизов) колхозы булып оешып, Ятмас Дусай авыл советына караган.
    Ятмас Дусайның колхоз рәисләрен әйтеп узарга телим: Миннехан Закиров (1930-1932), Шәрифулла Хисмәтов (1932-1933), Зиннәт Әшрәпов (1933-1937), Гаян Фәсхетдинов (1937-1939), Фәхри Җамалиев (1940-1941), Хөсни Әхмәтов (1941-1945), Таҗмөхәммәт Садриев (1945-1946,1952-1954), Гайфи Зыятдинов (1947-1951), Кавый Әхмәтов (1955-1956), Габит Фәизов (1956-1957). Авыл советы рәисләре: Җаббар Саттаров, Галиәхмәт Шәйхетдинов, Шәнгәрәй Фәйзуллин, Фәхри Җамалиев, Фатыйх Гарипов, Таҗмөхәммәт Садриев, Нәкыйп Баһманов, Гайфи Зыятдинов, Кадыйм Хөрмәтов, Дәүли Җиһангиров.
    Бөек Ватан сугышыннан соң илдә колхозларны берләштерү сәясәте үткәрелә. Тәкәнеш райкомы вәкиле Гайнуллин катнашында үткәрелгән җыелышта өч колхоздан бер - "Кызыл таң" колхозы оештырылганын, җитәкчесе итеп Таҗмөхәммәт Садретдиновның сайланып куелганын мин әле дә хәтерлим.
    1953 елда ил башлыгы И.Сталинның вафатыннан соң властька Н.Хрущев килә. Ул авыл хуҗалыгын күтәрү бурычын куя. Шул вакыттан колхозчыларга хезмәт көненә акчалата түләү кертелә. 1957 елда Нырты эре нәселле дуңгызчылык совхозы барлыкка килә, ул һәрберсе 4 авылдан торган 4 бүлекне берләштерә. Республикада исә 18 совхозны берләштергән нәселле дуңгызчылык тресты оешты. Шулай итеп, без - белгечләр район, авыл хуҗалыгы идарәсе, совхоз җитәкчелеге белән генә түгел, трест җитәкчеләре белән дә кулга-кул тотынышып эшләдек. 12 мең гектар сөрү җире булган совхоз 1983 елга кадәр гөрләп яшәде, ул районның 20 процентка якын продукциясен җитештерде. Хезмәткәрләргә айга ике тапкыр хезмәт хакы түләнде. Районда беренчеләрдән булып, совхоз механизаторлары, терлекчеләре орденнарга лаек булдылар. Совхоз директорлары: Урманов (1957), Ибраһимов (1958-59), В.Зубков (1959-1962, ул эшли башлаган елны шәхси хуҗалыклардан сыерлар җыеп алынды, халык кәҗә асрауга күчте, кәҗәләргә "Хрущев сыерлары" дигән исем тагылды), С.Хәлиуллин (1962-1978), Р.Зыятдинов (1978). Ул чорда эшләгән бүлекчә җитәкчеләре: Гәрәйхан Галиев (1957-1960, ул елларда һәр хуҗалыктан мәҗбүри рәвештә сарыклар, тавыклар җыйдылар), Нәкыйп Сафин, Н.Игнатьев (1960-1963), М.Мансуров (1963-1966), Б.Шафиков (1966-1975), В. Фәйзрахманов (1975-1978), Р.Гафуров (1978), С.Семенов (1979-1980), Я.Заһидуллин (1980), В.Фәйзрахманов (1980-83), С.Сабитов (1983).
    Агрономнар: Ш.Хасянов, Асат, Б.Шафиков, В.Фәйзрахманов, И.Хөрмәтов, Х.Гарифуллин, И.Акбиров, М.Исламов.
    Авыл советы рәисләре: Зарипов, Г.Кадыйров, Р.Нуриева, И.Галиев, Р.Ямалиев, хәзерге көндә - Ф.Гарифуллина.
    Нырты совхозы уңышлы эшләп килгән чагында, аның 4нче бүлекчәсен аерып алып, Теләче районына куштылар, анда үгезләр симертү буенча Әбде совхозы оешты. 4нче бүлекчәдәге дуңгызлар, сыерлар, атлар 1, 2, 3нче бүлекчәләргә кайтарылды. Шулай итеп, маллар саны артты, азык базасы ярлыланды. Совхоз ит-сөт җитештерү буенча элеккеге позицияләрен югалтты. Нәтиҗәдә Нырты совхозы таркалды. Аерым Нырты, Өркеш, Дусай совхозлары барлыкка килде. Аларны район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ш.Хасянов, агрономы Р.Рәхимуллин оештырды. Дусай совхозы умартачылык буенча специальләште. 1000 гектар җиренең 60-70 процентын фацелия, люцерна, клевер, донник кебек бал бирүче үләннәр биләде. Беренче елда эш уңышлы барды. Совхозны Ш.Шакиров (1983-1986) җитәкләде. Өлкә комитетының беренче секретаре Г.Усманов Пленум отчетында Дусай партоешмасы җитәкчелегендәге коллективның эшенә зур бәя бирде. Партиянең 25 съездына делегат итеп безнең оешмадан (секретаре мин идем) тракторчы Габделбәр Әхмәдуллинның сайлануы зур горурлык булды.
    Тик воротоз дигән авыруның килеп чыгуы умартачылыкка зур зыян салды. Совхозда җитәкчеләр дә еш алмашына башлады, бу илдә чуалышлар барган чорга туры килде. Гөрләп эшләгән колхоз-совхозлар бөлгенлеккә төште, таркалды. Соңгы елларда күмәк хуҗалыкларның "ВАМИН" системасына тапшырылуы уңай нәтиҗәләр күрсәтте: фермаларга конструкция ясалды, терлекләрнең саны арттырылды, машина-трактор паркы яңартылды, эш урыннары булдырылды. Алга таба ничек булыр - анысын тормыш күрсәтер.
    Мин үзем механизатор, бүлекчә идарәчесе, агроном, машина-трактор паркы мөдире булып, шул ук вакытта 17 ел буе партоешма сәркатибе вазыйфасын башкарып, пенсиягә чыктым. Хәзер ветераннарның башлангыч оешмасын җитәклим. Күңелемдә бик күп хатирәләр саклана. 1970 елларда район җитәкчеләре, юллар төзеп, үзәк авылларны Кукмара белән тоташтыру мәсьәләсен алгы планга куйдылар. Өлге ягыннан Поч.Кучук, Чигайка аша безнең якка да килеп җиттеләр. Беркөн күрәм: ике кеше кукуруз басуын чабып, 50 метр киңлектәге полоса әзерләп йөриләр. Үзен баш инженер Зоя Васильевна дип таныштырган хатын һәм мастер кукуруз участогы аша (урманны чыгу белән 2,5 километр ераклыкта) урман кырыеннан туры Яхья кордоны аша Ныртыга юл үткәрәчәкләрен аңлаттылар. Мин моңа бик гаҗәпләндем, проектларны, карталарны таләп иттем, тавыш күтәрдем, эшне туктатып, бу хезмәткәрләрне конторага алып кайттым. Зоя Васильевна миңа: "Бу эш - райком бюросы карары, А.Булатов имзасы салынган, каршы килсәң, эшеңнән куачаклар, ут белән уйныйсың, дип бик куркытты. Аңарчы мин бүлекчәнең алдынгы механизаторы М.Рәхмәтуллин белән Лаеш районында узган сукачылар ярышында булган идем. Ул вакытта республиканың Министрлар Советы рәисе урынбасары Б.Мартынов безгә- агрономнарга сөрү җирләрен киңәйтергә, басуда нинди генә төзелеш эшләре алып барылса да, агроном имзасы белән булырга тиеш дип нык кисәтте. Шул кисәтүләрне искә алып, мин А.Булатовка шалтыраттым. Бүлекчәдә 1,5 мең баш мал бар, шәхси хуҗалыкларныкын кушсаң, 2,5 меңгә җитә, алар өчен кукуруз төп азык базасы булып тора, сөрү җирен киметәсез икән, бездән ит тә, сөттә сорамагыз, дидем. Бу шалтырату шул ук кичне А.Булатов катнашында ашыгыч җыелыш уздыруга сәбәпче булды, проектны үзгәртергә карар чыгарылды, шуның нәтиҗәсендә Кукмара-Нырты юлы Дусай авылы бакчалары артыннан уздырылды. Юл иске проект белән салынган булса, ул Дусайдан 1,5 чакрым ераклыкта узачак иде. Ямбулат Пустыш, Майский, Шепшеңәр халкына тукталышка кадәр дүрт чакрымлап атларга туры киләчәк иде. Проектны төзүчеләр халык, урындагы җитәкчеләр, агроном белән киңәшеп эшләүне кирәк дип тапмаганнар.
    Тагын бер мәсьәләгә тукталмыйча булмый. Механизаторлар белән дистә еллар дәвамында урам юлларын саклау турында тәрбия эше алып барылмаганлыктан, Дусай урамы кеше йөрмәслек хәлгә килгән иде. Авыл җирлеге ветераннар советы җитәкчесе буларак, миңа бу мәсьәлә буенча 2006 елда район Советы сессиясендә чыгыш ясарга туры килде. Нәтиҗәдә район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин ярдәме белән урам тәртипкә китерелде. Бу эшкә авыл җирлеге башлыгы Ф.Гарифуллинаның да хезмәте күп куелды.
    Мин эшләгән чорда авылга кагылышлы вакыйгалар бик күп булды, тик барысын искә алсам, язмам озынга китәчәк.

    Вакыйф ФӘЙЗРАХМАНОВ

    Реклама

    фото: http://yandex.ru/yandsearch

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: