Юл тег белән яңалыклар
-
Югары Өскебаш белән Битләнгердә юл төзелеше дәвам итә
Быел юл төзелеше буенча районыбызда күләмле хезмәт башкарылды. Федераль программа кысаларында 6 торак пунктка - Югары Өскебаш, Битләнгер, Яңа Каенсар, Үрәсбаш, Иске Оча, Балды- Кенә авылларына керү юллары төзелә. Югары Өскебаш авылына 600 метрлы керү юлы төзелгән. Авыл фермасы янындагы сазлык та тәртипкә китерелгән. Битләнгер авылында юл эшләре хәзергә дәвам...
-
Районыбыз юлларын төзекләндерү өчен быел 35 миллион сум акча тотылган
"Оныта алмыйм, онытмыйм авылым урамнарын", - дип сәхнәдән җырлаганнарын ишеткәч, "онытырлык түгел шул ерып чыккысыз сазлыкларны", - дигән уй йөгереп уза. Туфрактан гына торган авыл урамнары, явым-төшем вакытында берәр авыр трактор яки автомашина узып китсә, бала-чага, карт-коры атлап үтмәслек тәгәрмәч эзе барлыкка килеп, үзәккә үтә бит. "Авыл урамына кереп булмый",...
-
Байлангар авылындагы кайбер урамнарга вак таш җәелгән
Байлангар авылында Фәхретдин Заһретдинов урамындагы күпер төбе вак таш белән ныгытылган, шушы һәм Тукай, Совет урамнарына вак таш җәелгән, суүткәргеч торбаларның тишелгән урыннары ямалган. Шулай ук Нормабаш, Сазтамак авыллары урамнарында юлларның чокырлы-чакырлы урыннары төзекләндерелгән. Байлангар авыл җирлеге башлыгы Илфат Миннегалиевның әйтүенә караганда, бу эшләр "Кукмара" агрофирмасы белән берлектә башкарлыган, барлыгы...
-
Кукмараның Нур Баян, Яхин һәм Заһидуллин урамнары кисешендәге күпердә җәяүлеләр "сукмагы" кайчан булыр?
Кукмараның Нур Баян, Яхин һәм Заһидуллин урамнары кисешендә зур гына бер күпер бар. Аннан көнозын машиналар да, җәяүлеләр дә йөреп тора. Әмма биредә кешеләргә йөрү өчен тротуар эшләнмәгән. Язын-көзен, җәен яңгыр яуса да, бу күпергә су җыела һәм аны машиналар һәр үтеп баручыга чәчрәтеп үтә. Хәзер мәктәптә укулар башланды, көн...
-
Мамадыш-Кукмара юлында ремонт үткәрелә
Ремонт үткәрелү сәбәпле, Мамадыш-Кукмара юлының 61-64 чакрымдагы участокларында 12 августтан 14 августка кадәр хәрәкәт туктатыла. Әлеге участокны Киндеркүл-Өлге авыллары аша әйләнеп узарга мөмкин. фото: http://kovdorchanin.ucoz.ru/publ/1
-
Вакыйф Фәйзрахманов Ятмас Дусай авылы тарихыннан кайбер сәхифәләр белән уртаклашты
Кукмара-Нырты маршруты белән кайтканда, туган авылыбыз Ятмас Дусайга җитәрәк, лесхоз урманын үтәсе. Шул урманның уртасында гаҗәеп күренешкә тап буласың: дистәгә якын чишмә төньякка таба агып, Кенә, Оштырма елгаларын барлыкка китерә, тагын дистәгә якыны көньякка таба агып, Шепшеңәр, Майский урманнарыннан, авыл җирлегеннән аккан чишмәләр белән кушыла. Бу чишмәләр, Духмәт, Какылык елгаларына...
-
Кукмарада юллар ремонтлыйлар
Автомобиль йөртүчеләр игътибарына! Ремонт эшләре башкарылу сәбәпле, Кукмараның тимер юл переезды ябылды. Ремонт 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. фото: sof-stroy.ru
-
Чистай юлында кукмаралылар юл һәлакәтенә очраган
"АиФ-Казан" хәбәр итүенчә, бүген иртән "Казан-Оренбург" трассасының 86 километрында юл фаҗигасе була. Биредә "Лада Приора" машинасы тизлеген арттырып барганда, юл аша юл кагыйдәләрен бозып аркылы чыгучы 73 яшьлек Чистайда яшәүче бер ир-атны бәрдерә. Машинада булган шофер, ике пассажир һәм әлеге юлчы вафат булалар. Пассажирлар Чишмәбаш авылыннан дигән хәбәр дә бар..