Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Югары Өскебаш белән Битләнгердә юл төзелеше дәвам итә

    Быел юл төзелеше буенча районыбызда күләмле хезмәт башкарылды. Федераль программа кысаларында 6 торак пунктка - Югары Өскебаш, Битләнгер, Яңа Каенсар, Үрәсбаш, Иске Оча, Балды- Кенә авылларына керү юллары төзелә. Югары Өскебаш авылына 600 метрлы керү юлы төзелгән. Авыл фермасы янындагы сазлык та тәртипкә китерелгән. Битләнгер авылында юл эшләре хәзергә дәвам...

    Быел юл төзелеше буенча районыбызда күләмле хезмәт башкарылды. Федераль программа кысаларында 6 торак пунктка - Югары Өскебаш, Битләнгер, Яңа Каенсар, Үрәсбаш, Иске Оча, Балды- Кенә авылларына керү юллары төзелә.

    Югары Өскебаш авылына 600 метрлы керү юлы төзелгән. Авыл фермасы янындагы сазлык та тәртипкә китерелгән. Битләнгер авылында юл эшләре хәзергә дәвам итә. Аны сентябрь аенда төгәлләргә исәплиләр. 1 километр 54 метрлы әлеге юлны төзекләндерү 21 миллион 256 мең сумга төшәчәк.

    Районыбыз юлларын төзек хәлдә тоту өчен быел 35 миллион сумлык эш башкарылган. Тагын 20 милллион сумлык төзекләндерү эшләре булачак. Күперләрне тәртиптә тоту өчен ел ахырына кадәр 1 миллион 379 мең сум акча тотылачак.

    фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • Кукмарада әти-әниләр бердәм республика имтиханы тапшырдылар
    • Кукмарада прокуратура һәм гадәттән тыш хәлләр оешмалары тикшерүгә чыкты
    • Кукмарада балалар командалары арасында хоккей буенча төбәкара ярышларның ачылу тантанасы
    • “Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында семинар булды
    • Кукмара районында үткән халык җыеннарында Римма Ратникова катнашты
    • Кукмара хоккееның 50 еллыгы уңаеннан шайбалы хоккей буенча турнир
    • Сез эшне ничек эзлисез?
      22 кеше тавыш бирде
    Ночной режим