Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада спорт остасы Нурсил Галиев исемендәге көрәш турниры үтте (+фото)

"Ялкын" спорт клубында Россиянең спорт остасы Нурсил Галиев исемендәге призга балалар арасында 26нчы мәртәбә милли көрәш турниры узды. Уналты мәктәп командасыннан 80 спортчы катнашкан бәйгедә батырлар булып Илшат Гыйниятуллин (26 кг., Аш-Буҗи), Ильяс Хаҗиев (29 кг., Олыяз), Наил Шамбазов (32 кг., Аш-Буҗи), Павел Филиппов (36 кг., Нырья), Айнур Галимҗанов (40кг.,...

"Ялкын" спорт клубында Россиянең спорт остасы Нурсил Галиев исемендәге призга балалар арасында 26нчы мәртәбә милли көрәш турниры узды. Уналты мәктәп командасыннан 80 спортчы катнашкан бәйгедә батырлар булып Илшат Гыйниятуллин (26 кг., Аш-Буҗи), Ильяс Хаҗиев (29 кг., Олыяз), Наил Шамбазов (32 кг., Аш-Буҗи), Павел Филиппов (36 кг., Нырья), Айнур Галимҗанов (40кг., Адай), Илфат Шакирҗанов (45 кг., Байлангар), Рифнур Хәев (50 кг., Манзарас), Фазыл Зыятдинов (55 кг., Адай), Рамил Хәкимҗанов (60 кг., Олыяз), Рәзил Фәйзрахманов (65 кг., Пенәгәр), Ураз Шәрәфиев (70 кг., Ядегәр), Нәфис Галиевлар (югары үлчәү, Олыяз) калдылар.
Бүләкләрне районыбызның 14 тапкыр абсолют батыры Нурсил ага Галиев һәм район спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе рәисе Ягъфәр Зыятдинов тапшырдылар.


Ярышларны оештыруга "Инженерлык челтәре" ширкәте (җитәкчесе Наил Гыймадиев), район милли көрәш федерациясе рәисе Рафак Хәлиуллин матди ярдәм күрсәттеләр. Зур Кукмара мәктәбе спортчыларны кайнар ризык белән сыйлады.


Ә Саба спорткомплексында Татарстан милли көрәш федерациясе башкарма директоры булып эшләгән Наил Хөснуллин истәлегенә үткәрелгән турнирда Кукмара көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясап Айнур Галимҗанов (40 кг.), Рамазан Фатыйхов (70 кг., Кукмара), Нәфис Галиев (80 кг.), авыр үлчәүдә Ринат Дәүләтшин (Олыяз) беренче урыннарны яуладылар.


Пьедесталның икенче баскычында - Рамил Хәкимҗанов (60 кг.), Дмитрий Иванов (авыр үлчәү, Нырья), өченче урында - Рифнур Хәев (45 кг.).


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk