Җиһанны аклыкка төреп яуган карга бу көннәрдә сөенеп бетә алмадык. Ниһаять, кыш килде бит. Әмма көннәрнең әле җылытып, әле салкынайтып торуы шактый уңайсызлыклар тудыра, дисәк тә ялгыш булмас. Җәяүлеләр юлы - тротуарларны боз элпәсе каплаганлыктан, кайбер урыннарда бөтенләй атлап йөрерлек түгел. Транспорт йөртүчеләр дә кышка ияләнеп бетә алмый - күбесе...
Җиһанны аклыкка төреп яуган карга бу көннәрдә сөенеп бетә алмадык. Ниһаять, кыш килде бит. Әмма көннәрнең әле җылытып, әле салкынайтып торуы шактый уңайсызлыклар тудыра, дисәк тә ялгыш булмас. Җәяүлеләр юлы - тротуарларны боз элпәсе каплаганлыктан, кайбер урыннарда бөтенләй атлап йөрерлек түгел. Транспорт йөртүчеләр дә кышка ияләнеп бетә алмый - күбесе машина тәгәрмәчләрен әле яңарак кына кышкыга алыштырган. Автомобиль трассаларында урыны белән бозлавык. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, соңгы өч көндә районыбыз юлларында 12 юл-транспорт һәлакәте булган.
-Бәхеткә каршы, фаҗигаләрдә зыян күрүчеләр юк, - диләр инспекторлар. -Юлларда һәркемнең игътибарлы һәм сак булуын, тиешле тизлекне саклап, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүләрен сорыйбыз. Юлда йөрүчеләр һава торышын да исәпкә алсыннар иде.
фото: http://defacto-spb.ru
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев