Реклама
Нурминкә һәм чистарту корылмаларыннан сулар агып төшә торган Оштырма елгаларының чисталыгы тикшерелде, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең махсуслашкан инспекциясе җитәкчесе урынбасары Наил Галиев. Лаборатор тикшерү өчен су чистарту корылмалары янында, алардан өстәрәк һәм астарак урыннарда алынган. Тикшерүләр ике елгада да суның тиешле...
Нурминкә һәм чистарту корылмаларыннан сулар агып төшә торган Оштырма елгаларының чисталыгы тикшерелде, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенең махсуслашкан инспекциясе җитәкчесе урынбасары Наил Галиев. Лаборатор тикшерү өчен су чистарту корылмалары янында, алардан өстәрәк һәм астарак урыннарда алынган. Тикшерүләр ике елгада да суның тиешле нормаларга туры килүен күрсәткән. Эколог белдерүенчә, балыкларның үрчүе һәм су кондызларының барлыкка килүе дә шуны раслый.
фото: http://www.nmosktoday.ru/news/society/12713/
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз