Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада “Мәк – 2014” операциясе бара

Татарстанда 19 майда старт алган "Мәк - 2014" оператив-кисәтү акциясенең беренче этабы 31июльгә кадәр дәвам итәчәк. Операциянең төп максаты булып составында наркотик матдәләр булган законсыз игелүче үсемлек мәйданнарын юкка чыгару тора. Ике этапны үз эченә алган операция барышында (19 майдан 31 июльгә, 11 августтан 31 октябрьгә кадәр) кыргый үскән дип...

Татарстанда 19 майда старт алган "Мәк - 2014" оператив-кисәтү акциясенең беренче этабы 31июльгә кадәр дәвам итәчәк. Операциянең төп максаты булып составында наркотик матдәләр булган законсыз игелүче үсемлек мәйданнарын юкка чыгару тора.

Ике этапны үз эченә алган операция барышында (19 майдан 31 июльгә, 11 августтан 31 октябрьгә кадәр) кыргый үскән дип саналган наркотиклы үсемлекләрне табып юк итү һәм республикага наркотиклар үтеп керү каналларын ябу бурычы куела. Узган ел операция барышында хокук сагында торучылар тарафыннан 31,5 квадрат метр мәйданда - киндер (конопля), 2 квадрат метр мәйданда мәк үсү фактлары ачыкланды, ике кешегә карата җинаять эше кузгатылды. Быел да полиция хезмәткәрләре җир кишәрлекләрен һәм бакчаларны тикшереп йөриячәк. Мәк яки киндер үскән җирләр, наркотик, психотроп, көчле тәэсир итә торган агулы матдәләр тарату урыннары турында белүчеләрнең Россия эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частенә 02, 2-70-80, 2-65-06 номерларына шалтыратып хәбәр итүләрен сорыйбыз.

Рамил НУРГАЛИЕВ, полиция начальнигы

фото: http://chv.aif.ru/incidents/1167722

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk