Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада кыйныйлар һәм урлыйлар

    Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә 96 гариза һәм хәбәр керде, шуларның дүртесе җинаятьләр турында, дип хәбәр итә kukmor-ovd.ru сайты. 2 мартта, якынча 17.30 сәгатьтә, Степан Разин урамындагы йортларның берсенең ишегалдында, Кукмарада яшәүче хатын-кыз балигъ булмаган баланы кыйнаган. Шушы ук көнне төнге сәгать 23.30да Сазтамак авылы кешесе үзенең хуҗалык ишегалдында...

    Узган атнада район эчке эшләр бүлегенә 96 гариза һәм хәбәр керде, шуларның дүртесе җинаятьләр турында, дип хәбәр итә kukmor-ovd.ru сайты.

    2 мартта, якынча 17.30 сәгатьтә, Степан Разин урамындагы йортларның берсенең ишегалдында, Кукмарада яшәүче хатын-кыз балигъ булмаган баланы кыйнаган. Шушы ук көнне төнге сәгать 23.30да Сазтамак авылы кешесе үзенең хуҗалык ишегалдында хатынын кыйнаган. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан Кукмара кешесенең 3 мартта үзе белән бергә язылышмыйча яшәүче хатынын кыйнау факты ачыкланган. 7 мартка каршы төндә Күкшелдә яшәүче үзләренең авылларындагы "Ләйсән" кибетенә үтеп кергән һәм аннан якынча 5 мең сумлык товар урлаган.

    Узган атнада районда 16 юл фаҗигасе теркәлгән, аларда бер кеше зыян күргән. Төрле административ хокук бозулар өчен 194 кеше бүлеккә китерелгән.

    фото: http://ufabezcasino.ru/page/51

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: