Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмарада көмеш тәңкәләр табылган

    Дөресрәге, бу хәл Кукмара районының Мәмәшир авылына күрше торган Яңа авылда булган. Әлеге көмеш тәңкәләр турында Мәмәшир авылы сайтыннан укып белдек һәм аның администраторы Рамил Нигъмәтуллинга мөрәҗәгать иттек: - Рамил, нинди тәңкәләр икән ул? - Бер иске өй почмагыннан язгы су белән агып чыккан, диде шул авылда яшәүче берәү. Аннан...

    Дөресрәге, бу хәл Кукмара районының Мәмәшир авылына күрше торган Яңа авылда булган. Әлеге көмеш тәңкәләр турында Мәмәшир авылы сайтыннан укып белдек һәм аның администраторы Рамил Нигъмәтуллинга мөрәҗәгать иттек:

    - Рамил, нинди тәңкәләр икән ул?

    Реклама

    - Бер иске өй почмагыннан язгы су белән агып чыккан, диде шул авылда яшәүче берәү. Аннан артыгын белмим. Мәмәширдәге халык та әллә ни әйтә алмады. Тагын берәр мәгълүмат булса хәбәр итәрмен, - диде ул.

    Кем белә, бәлки шушы көмеш тәңкәләр Яңа авылның тарихы, яшәеше, мәдәнияте турында яңа мәгълүматлар ачарга ярдәм дә итәр...

    фото: http://mamashir.ucoz.ru/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: