Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның бер урамында кичке уен узды

Ходайның биргәненә мең шөкер, безгә дә өлеш калган икән, шифалы яңгырлар явып тора, барлык тереклек баш калкытты, дип сөенеп йөргән бер көнне, белдерү буенча, халык кичке уенга агыла башлады. Әбиләрнең сандыгыннан чыккан, элеккеге матур алъяпкычлар япкан, матур итеп, яулыкларын чөеп кенә бәйләгән апалар, уеныбызга ямь өстәде. Өч сәгатькә сузылган кичке...

Ходайның биргәненә мең шөкер, безгә дә өлеш калган икән, шифалы яңгырлар явып тора, барлык тереклек баш калкытты, дип сөенеп йөргән бер көнне, белдерү буенча, халык кичке уенга агыла башлады.

Әбиләрнең сандыгыннан чыккан, элеккеге матур алъяпкычлар япкан, матур итеп, яулыкларын чөеп кенә бәйләгән апалар, уеныбызга ямь өстәде.

Өч сәгатькә сузылган кичке уен "Назалы", түгәрәкләнеп җырлау, рәхәтләнеп татарча бию, урамыбызда яшәүче Габделнур Әхмәдуллин, Сания Мамаеваларның матур итеп җырлаулары белән үрелеп барды.

Кичке уенны үткәрүдә район мәдәният идарәсенең ярдәме зур булды.

Күппрофильле лицей укытучылары Эльвира Сафронова, Язилә Сабирҗановалар да актив катнаштылар. Безнең уеныбыздан беркем дә читтә калмады, ул безне бер-беребез белән тагын да якынайтты. Уеннан һәркем канәгатьләнү хисләре белән таралышты.

Төрле якка моң агылды,

Кайсы урамнан дисезме?

Таҗи Гыйззәттән ул, дуслар,

Сез шуны белмисезме?

Рәфилә ФӘТТАХОВА. Кукмара поселогы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk