Кукмарада Качману көнне суга чуму өчен Село Чура, Лубян һәм Нырьяда бәкеләр ясалачак
Православие динен тотучылар 19 гыйнварда үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе - Качмануны билгеләп үтә. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, чумыну өчен елга-күл өстенә бәке ясала. "Качману"да бәкегә төшеп су коену языклардан чистарыну булып санала, бик күп чирләрдән дәва дигән ышану да яши. Шулай ук...
Православие динен тотучылар 19 гыйнварда үзләренең иң зур дини бәйрәмнәренең берсе - Качмануны билгеләп үтә. Борынгыдан килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә су изгеләндерелә, чумыну өчен елга-күл өстенә бәке ясала. "Качману"да бәкегә төшеп су коену языклардан чистарыну булып санала, бик күп чирләрдән дәва дигән ышану да яши. Шулай ук чиркәүдән алып кайткан изге су да сихри көчкә ия.
Районда быел Качмануда суга чуму өчен Село Чура, Лубян һәм Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалачак.
фото: http://www.liveinternet.ru/tags/%EF%F0%EE%F0%F3%E1%FC/page2.html
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев