Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада "Игътибар - балалар" акциясе төгәлләнде

Балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан уздырылучы "Игътибар - балалар!" акциясе төгәлләнде. Акция кысаларында полициянең ЮХИДИ, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре, рейдларга чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче балаларны ачыкладылар, ата-аналар җыелышларында катнаштылар, балалар белән юлларда, транспортта үз-үзеңне тотуга юнәлдерелгән конкурс-викториналар уздырдылар. Автомобилен махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган -...

Балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан уздырылучы "Игътибар - балалар!" акциясе төгәлләнде. Акция кысаларында полициянең ЮХИДИ, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре, рейдларга чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче балаларны ачыкладылар, ата-аналар җыелышларында катнаштылар, балалар белән юлларда, транспортта үз-үзеңне тотуга юнәлдерелгән конкурс-викториналар уздырдылар. Автомобилен махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган - 26, иминлек каешы куймаган - 13, җәяүлеләргә юл бирмәгән 22 машина йөртүче штрафка тартылды. Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаучы 13 балага - ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан кисәтү карточкасы төзелде. Шулай ук юлда тәртип бозган 10 велисипедчы тоткарланды. Бер мотоциклчы баланың әти-әнисе административ җаваплылыкка тартылды. Бу хакта район ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов хәбәр итте.

Алда - кояшлы, матур җәй. Балаларның каникуллары хәвеф-хәтәрсез узсын, әти-әниләренә кайгы-хәсрәт китермәсеннәр иде. Тиешле тизлекне саклау, кечкенә пассажирларга карата игътибарлылыкны тагын да арттыру - һәркемнең бурычы булырга тиеш.

фото: http://gibddluza.ucoz.ru/news/vnimanie_deti/2012-05-26-16

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X