Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • 20 июнь 2014 яңалыклары

    • 20 июнь 2014 - 17:10
      Кукмара-Шәмәрдән юлында биш машина бәрелешкән
      Бүген, 20 июньдә, көндезге сәгать дүртенче яртылар тирәсендә, Кукмара-Шәмәрдән юлының Янил авылы тирәсендә юл фаҗигасе була. Зур йөк автомобиле артыннан баручы колоннадагы Приора, Калина, ике Лада-Гранта, Ваз-21014 автомобильләре бәрелешә. Төп сәбәп: автомобильләр арасындагы дистанцияне сакламау. Бәхетсезлек очрагында, бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр юк. Әлеге хәбәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы...
      307
      0
      0
    • 20 июнь 2014 - 15:23
      Кукмарада чыгарылыш укучылары өчен бәйрәм тантанасы узды (+фото)
      Җиңү Паркы каршындагы мәйданда районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур бәйрәм үткәрелде. Быел мәктәпне 398 егет һәм кыз тәмамлый. Барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне, тантана кунакларын район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тәбрикләде, үзенең иң җылы, иң изге теләкләрен юллады. Укуда бик яхшы билгеләргә генә өлгергән укучыларга район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Бәйрәм...
      372
      0
      0
    • 20 июнь 2014 - 12:49
      Кара-Елгада "Кече авыл" бәйрәме узачак
      25 июньдә Кара-Елга авылында "Кече авыл" бәйрәме үткәрелә. Башлана 18 сәгатьтә. Бәйрәмгә рәхим итегез! фото: http://www.mykadr.ru/photo/239108
      302
      0
      0
    • 20 июнь 2014 - 11:45
      Хатларда - тормыш сулышы
      Район газетасы почтасына хатлар бик күп килә. Хатларда - тормыш сулышы, дип белми әйтмиләр. Уздырылган чаралар, якыннары, дуслары турында да бик теләп язалар райондашларыбыз. -Без Яңа Сәрдек авылында гаиләбездә 4 кыз бала үстек, - дип башлап китә үзенең хатын Гөлсияр ханым. - Балачагыбыз авыр елларга туры килде: салам түшәктә йокладык,...
      334
      0
      0
    • 20 июнь 2014 - 10:43
      Кукмарада "Игътибар - балалар" акциясе төгәлләнде
      Балигъ булмаганнар арасында юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатыннан уздырылучы "Игътибар - балалар!" акциясе төгәлләнде. Акция кысаларында полициянең ЮХИДИ, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре, рейдларга чыгып, юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче балаларны ачыкладылар, ата-аналар җыелышларында катнаштылар, балалар белән юлларда, транспортта үз-үзеңне тотуга юнәлдерелгән конкурс-викториналар уздырдылар. Автомобилен махсус балалар утыргычы белән җиһазландырмаган -...
      372
      0
      0
    • 20 июнь 2014 - 09:39
      Лубянда юл төзекләндерү эшләре бара
      Лубян авылы җирлеге башлыгы Вадим Диев хәбәр итүенчә, авылның Кооператив урамын һәм буа дамбасын асфальтлау эшен башлаганнар. Суүткәргечләрдәге ике авария нәтиҗәләрен бетергәннәр, халыкны су белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк. Озакка сузылган яңгырлардан соң урамнарны чистарту, үләннәрен чабып алу белән шөгыльләнәләр. Шулай ук 27 июньдә үтәчәк Сабантуй бәйрәменә әзерлек бара. Үткән...
      337
      0
      0
    • 20 июнь 2014 - 08:47
      Кукмарада 49 яшьлек ир-ат бер баланың велосипедын урлаган
      Кукмарада велосипед караклары барлыкка килде. Бер бала кичке сәгать бишләр тирәсендә бистәбезнең "Меридиан" кибете янында велосипедын калдыра һәм үзе кибеткә кереп китә. Кире чыгуына велосипеды урында булмый. 1965 елгы карак велосипедны урлап китеп, аны "Бертуган Комаровлар" тукталышында платформа астына яшереп куйган була. Карак полиция хезмәткәрләре тарафыннан "Кайнар эзләр" буенча тоткарланды,...
      432
      0
      0
    • 20 июнь 2014 - 07:20
      Район Советында укулар үтте
      Район Советында дини радикаль агымнар үтеп керүенә юл куймау һәм дини экстремизмны кисәтү буенча эшче төркемнең карарын тормышка ашыру максатында укулар үтте. Укуны республикабыз Президенты Аппаратының дини берләшмәләр белән багланышлар идарәсенең баш киңәшчесе Ләззәт Хәйдәров һәм тарих институтының ислам бүлеге мөдире Дамир Шаһавиев үткәрде. Әлеге чарада традицион булмаган дини агымнар,...
      317
      0
      0
    • 20 июнь 2014 - 06:41
      Нормабашта кичке авыл бәйрәме узачак
      25 июньдә Нормабашта авыл бәйрәме була. Авылдашларның, кунакларның кайтуын көтәбез. Башлана 17.00 сәгатьтә. Бәйрәмгә рәхим итегез! фото: http://clubs.ya.ru/4611686018427399520/replies.xml?item_no=9106
      329
      0
      0
    • 20 июнь 2014 - 05:24
      Сугыш ачлык белән сынаган
      Түбән Өскебаш авылында туып-үскән бабам Фоат Миннәхмәтовка сугыш башланганда сигез генә яшь тулган була. Икенче класста укыганда иптәшләре белән яз көне басуга чүп үләннәре, ә көзен чиләк белән башак җыярга йөри ул. Башакны җыйгач, колхоз амбарларына илтеп тапшыралар. Шулай ук аларга җигелгән үгез белән көлтә ташырга да туры килә. Яшьрәкләр,...
      385
      0
      0
    • 20 июнь 2014 - 04:33
      Бөек Ватан сугышыннан соң районыбызның Түбән Өскебаш авылында сукырлар җәмгыяте булган
      Мәрхәмәтлелек хас безнең халкыбызга: нинди генә авыр еллар булмасын, авыл җирләрендә үксезләрне, гарипләрне язмыш кочагына ташламаганнар. Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорда Түбән Өскебаш авылында да сукырлар җәмгыяте булганы билгеле. Анда күзләре начар күргән һәм дөнья йөзен күрүдән бөтенләй мәхрүм кешеләр сыену урыны тапкан. -Ул чорда сукырлыкка китерә торган йогышлы чирләр...
      320
      0
      0
    Реклама