Хәбәрләр

Кукмара-Шәмәрдән юлында биш машина бәрелешкән

Бүген, 20 июньдә, көндезге сәгать дүртенче яртылар тирәсендә, Кукмара-Шәмәрдән юлының Янил авылы тирәсендә юл фаҗигасе була. Зур йөк автомобиле артыннан баручы колоннадагы Приора, Калина, ике Лада-Гранта, Ваз-21014 автомобильләре бәрелешә. Төп сәбәп: автомобильләр арасындагы дистанцияне сакламау. Бәхетсезлек очрагында, бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр юк. Әлеге хәбәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы...

Бүген, 20 июньдә, көндезге сәгать дүртенче яртылар тирәсендә, Кукмара-Шәмәрдән юлының Янил авылы тирәсендә юл фаҗигасе була. Зур йөк автомобиле артыннан баручы колоннадагы Приора, Калина, ике Лада-Гранта, Ваз-21014 автомобильләре бәрелешә. Төп сәбәп: автомобильләр арасындагы дистанцияне сакламау. Бәхетсезлек очрагында, бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр юк. Әлеге хәбәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең дежур частеннән алынды.

фото: http://www.vologdapress.ru/1232-chetyre-avtomobilya-stolknulis-na-odnoy-iz-ozhivlennyh-ulic-vologdy.html


Нет комментариев