Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хатларда - тормыш сулышы

Район газетасы почтасына хатлар бик күп килә. Хатларда - тормыш сулышы, дип белми әйтмиләр. Уздырылган чаралар, якыннары, дуслары турында да бик теләп язалар райондашларыбыз. -Без Яңа Сәрдек авылында гаиләбездә 4 кыз бала үстек, - дип башлап китә үзенең хатын Гөлсияр ханым. - Балачагыбыз авыр елларга туры килде: салам түшәктә йокладык,...

Район газетасы почтасына хатлар бик күп килә. Хатларда - тормыш сулышы, дип белми әйтмиләр. Уздырылган чаралар, якыннары, дуслары турында да бик теләп язалар райондашларыбыз.

-Без Яңа Сәрдек авылында гаиләбездә 4 кыз бала үстек, - дип башлап китә үзенең хатын Гөлсияр ханым. - Балачагыбыз авыр елларга туры килде: салам түшәктә йокладык, елга буенда үскән үләннәрне ашап, әле ярый исән-сау калдык. Их, бер ипи кабасы иде, дигән чаклар күп булды. Апам -хәзерге вакытта Зур Сәрдектә гомер кичерүче Алиянур Галимуллинага аеруча авырга туры килде, 11 яшендә чуен юлында эшләде, әни белән авылларда урак урды. Тормыш коргач та авырлыкларны күп күрде: яшьтән тол калып, ике улын ялгыз тәрбияләп үстерде. Балалары акыллы, эшчән булып үстеләр. Бүгенге көндә апам Зур Сәрдектә улы Ислам, килене Лилия тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. Безнең өчен күп игелекләр кылган апамның картлыгы тынычлыкта, рәхәттә уза. Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә аны саулыктан аермасын иде.

фото: http://izvestiaur.ru/news/view/6273701.html/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk