Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада елның иң интеллектуаль укучылары ачыкланды

Районыбызның сәләтле укучыларын берләштерүче традицион чарабыз- интеллектуаль чемпионатны елдан ел камилләштереп торырга туры килә. Ни өчен дигәндә, замана баласы - бик информацион, коммуникатив, кызыксынучан һәм аның мәнфәгатьләрен кәнәгатьләндерү катлаулана бара. Әлеге чараның нигезләмәсе буенча, укучы бала йөз минут эчендә сыйныф программасына туры китерелеп эшләнгән, тик шул ук вакытта берникадәр өстәмә...

Районыбызның сәләтле укучыларын берләштерүче традицион чарабыз- интеллектуаль чемпионатны елдан ел камилләштереп торырга туры килә. Ни өчен дигәндә, замана баласы - бик информацион, коммуникатив, кызыксынучан һәм аның мәнфәгатьләрен кәнәгатьләндерү катлаулана бара.

Әлеге чараның нигезләмәсе буенча, укучы бала йөз минут эчендә сыйныф программасына туры китерелеп эшләнгән, тик шул ук вакытта берникадәр өстәмә материал белүне дә таләп иткән, йөз сорауга җавап бирә. Иң күп баллга ия булучы "Елның иң интеллектуаль укучысы" исеменә лаек була. Моннан кала һәрбер фән буенча күп балл җыйган укучы да билгеләп үтелә. Мондый типтагы чаралар балаларның конкурентлыкка сәләтен үстерергә дә ярдәм итә.

Агымдагы уку елында үткәрелгән чемпионатның нәтиҗәләренә килгәндә, ул түбәндәгедән гыйбарәт: Кукмараның 4 нче номерлы мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Якупов Аяз, бернче номерлы гимназиянең 6 нчы сыйныф укучысы Мөхәмәтов Ильяс һәм Ошторма Юмья урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Германов Вячеслав, А.М. Булатов исемендәге Куппрофильле лицейның 7 нче сыйныф укучысы Гәлявиева Илүзә, Байлангар урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы Абдуллина Динә, А.М. Булатов исемендәге Күппрофильле лицейның 9 нчы сыйныф укучысы Гилаева Ләйлә, Кукмараның 3 нче номерлы урта мәктәбе укучылары: Гиниятуллин Булат - 10нчы сыйныф һәм Галиев Ильдар - 11нче сыйныф "2015 нче елның иң интеллектуаль укучысы" исеменә лаек булдылар. Әлеге укучыларның күбесе беренче елын гына җиңү яуламый дияргә кирәк. Бу даими уңыш фәнгә мәхәббәт белән бәйле, һичшиксез. Аларга республикакүләм "Татарстан эрудиты" бәйгесендә дә уңышлар теләп калабыз.

Шулай ук математика, рус теле һәм әдәбияты, физика, информатика, химия, биология, география, татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле, тарих, җәмгыять белеме, хезмәт, физик культура фәннәрен яхшы белгән укучыларыбыз (А.М. Булатов исемендәге Куппрофильле лицей, Ч.Т.Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназия, Зур Кукмара аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле урта гомум белем бирү мәктәбе, Кукмара 4 нче номерлы урта гомум белем бирү мәктәбе, Ядегәр, Түбән Өскебаш, Мәмәшир, Нырья, Кәркәвеч, Ош-Юмья, Березняк, Урта Комар, Чарлы, Түбән Үрәс,Пычак, Манзарас, Поч-Кукчук, Лельвиж, Байлянгар, Нырты, Яныль, Сәрдекбаш урта гомум белем бирү мәктәбе) да мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Тухватуллин Альмир,

Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү

үзәгенең директор вазыйфаларын башкаручы

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X