Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада “Экстремизмга – юк” айлыгы тәмамланып килә

Милләтара һәм дини мөнәсәбәтләрне ныгыту, терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан 3-30 сентябрьләрдә "Экстремизмга - юк!" айлыгы игълан ителгән иде. Әлеге айлык кысаларында районыбызда төрле чаралар оештырылды. Мәгариф идарәсенә караучы барлык белем бирү учреждениеләрендә экстремизм темасына сыйныф сәгатьләре, бәйгеләр узды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинар үткәрелде. Айлык кысаларында Кукмара...

Милләтара һәм дини мөнәсәбәтләрне ныгыту, терроризм һәм экстремизмны кисәтү максатыннан 3-30 сентябрьләрдә "Экстремизмга - юк!" айлыгы игълан ителгән иде. Әлеге айлык кысаларында районыбызда төрле чаралар оештырылды. Мәгариф идарәсенә караучы барлык белем бирү учреждениеләрендә экстремизм темасына сыйныф сәгатьләре, бәйгеләр узды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинар үткәрелде.

Айлык кысаларында Кукмара үзәк мәчетендә "Ислам - терроризмга каршы" дип аталган вәгазь кичәсе үтте. Кукмара мәдрәсәсендә мөгаллимнәр һәм шәкертләр катнашында "түгәрәк өстәл" оештырылды. Биредә мәдрәсәнең укыту бүлеге мөдире Рифат хәзрәт Ибраһимов чыгыш ясады, фикер алышулар оештырылды.

Кукмара үзәк китапханәсе һәм Кукмара балалар китапханәсендә төрле чаралар, бәйгеләр, әңгәмәләр, күргәзмәләр һәм очрашулар узды. Китапханәләрнең барлык авыл филиалларында да экстремизм темасына багышлап чаралар үткәрелде.

Мәдәният идарәсе, яшьләр һәм спорт эшләре идарәсе хәбәр итүенчә, айлык кысаларында "Без тынычлык яклы, без террорга каршы" дип аталган акция узды. Биредә катнашучылар экстремизм темасына төрле чыгышлар тыңладылар, Бесландагы хәлләргә багышлап игълан ителгән бер минут тынлыкта катнаштылар. Әлеге чара флеш-моб белән тәмамланды. Айлык кысаларында планлаштырылган чаралар октябрь аенда да дәвам итәчәк.

фото: http://news.vdv-s.ru/2011/07/06/?region=3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk