Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районыбызда Чыңгыз Айтматовка багышланган конференцияләр дәвам итә

Районыбызның бер төркем татар теле һәм әдәбияты укучылары Казанда Чыңгыз Айтматовның 85 еллыгына багышлап үткәрелгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә булып кайтты. Анда Мәскәүдән һәм Кыргызстан Республикасыннан фән эшлеклеләре, язучылар белән очрашу булды. Бүген исә укытучылар районыбызның күппрофильле лицеена җыйналды, Чыңгыз Айтматовка багышланган конференция эшендә катнашты. Анда "Бүгенге дөньяда толерантлык факторы буларак...

Районыбызның бер төркем татар теле һәм әдәбияты укучылары Казанда Чыңгыз Айтматовның 85 еллыгына багышлап үткәрелгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә булып кайтты. Анда Мәскәүдән һәм Кыргызстан Республикасыннан фән эшлеклеләре, язучылар белән очрашу булды.

Бүген исә укытучылар районыбызның күппрофильле лицеена җыйналды, Чыңгыз Айтматовка багышланган конференция эшендә катнашты. Анда "Бүгенге дөньяда толерантлык факторы буларак мәдәниара коммуникация" дигән темага беренче Бөтенроссия фәнни укулар узды. Әлеге чарада Казан Федераль университетының филология һәм сәнгать институты укытучылары Фоат Галимуллин, Хатыйп Миннегуловлар, Россия табигый фәннәр академиясе президиумы әгъзасы Илдар Үтәмешев һәм башкалар чыгыш ясады. Фәнни укуларда катнашучылар үз эшләрен төрле секцияләрдә дәвам иттеләр.

фото: http://www.cinemotionlab.com/cinema/povest_chingiza_aytmatova_ekraniziruyut_v_velikobritanii/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk