Кукмарада билгесез югалган ир-атны эзләү дәвам итә
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Кукмара поселогында яшәгән 50 яшьлек ир-атны - Габделбәров Илһам Әхмәтҗан улын эзләүне дәвам итәләр. Аерым билгеләре: төс-кыяфәткә 40 яшьләр тирәсендә, буе 170 сантиметр тирәсе, гәүдә төзелеше ябык, җилкәләре вертикаль, йөзе овал формасында, европа тибында, күзләре көрән, уң якта 1 сантиметр тирәсендәге...
Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хезмәткәрләре Кукмара поселогында яшәгән 50 яшьлек ир-атны - Габделбәров Илһам Әхмәтҗан улын эзләүне дәвам итәләр.
Аерым билгеләре: төс-кыяфәткә 40 яшьләр тирәсендә, буе 170 сантиметр тирәсе, гәүдә төзелеше ябык, җилкәләре вертикаль, йөзе овал формасында, европа тибында, күзләре көрән, уң якта 1 сантиметр тирәсендәге миңе бар. Башына кара төстәге, бәйләнгән, язуларсыз шапка, көрән төстәге, кыска, замоклы дубленка, аклы-зәңгәрле муенлы свитер, классик кара чалбар, замоклы кышкы ботинкалар кигән. Үзе белән документлары бар.
Күрүчеләр булса, Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенә хәбәр итүегезне, (884364) 2-65-36, 2-65-05, 2-70-80 номерларына шалтыратуыгызны сорыйбыз.
Рамил Нургалиев, полиция начальнигы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев