Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада батыр Габсәламнең гаиләсе табылды

70 ел элек Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Габсәлам Гибайдуллинның Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе һәм "Кызыл билге" орденына лаек булуы турында язган идек. Кичә, 8 майда, Кукмара туган якны өйрәнү музее мөдире Ләбүдә Дәүләтшина редакциябезгә шалтыратып, әлеге батырның гаиләсе табылуын хәбәр итте һәм "Бүләкләү листы"н тапшыру өчен...

70 ел элек Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы өчен Габсәлам Гибайдуллинның Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе һәм "Кызыл билге" орденына лаек булуы турында язган идек. Кичә, 8 майда, Кукмара туган якны өйрәнү музее мөдире Ләбүдә Дәүләтшина редакциябезгә шалтыратып, әлеге батырның гаиләсе табылуын хәбәр итте һәм "Бүләкләү листы"н тапшыру өчен музей хезмәткәрләренә ияреп без Туембаш авылына юл тоттык. Габсәләм Гобәйдуллин 1926 елда, Туембашта туып-үсеп, 1943 елда фронтка китә. Сугыштан 1950 елда гына әйләнеп кайта. 1996 елда 70 яшендә бакыйлыкка күчә. Бүген аның алты улы, туксанынчы яшендә булган хәләл җефете Рәйсә ханым батыр әтиләре һәм ире турында җылы хатирәләр саклап яшиләр. Бу турыда газетаның алдагы саннарында тулырак язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X