Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада "Балаларга хокукый ярдәм көне" үткәреләчәк

20 ноябрьдә районыбызда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә. Бу көнне балаларга, аларның законлы вәкилләренә һәм аларны алыштыручыларга, шулай ук әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүчеләргә балалар хокуклары, опека һәм бала белән ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик яклары буенча бушлай хокукый консультацияләр биреләчәк. Әлеге мәсьәләләр буенча халыкны социаль...

20 ноябрьдә районыбызда Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә. Бу көнне балаларга, аларның законлы вәкилләренә һәм аларны алыштыручыларга, шулай ук әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны үз гаиләсенә тәрбиягә алырга теләүчеләргә балалар хокуклары, опека һәм бала белән ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик яклары буенча бушлай хокукый консультацияләр биреләчәк. Әлеге мәсьәләләр буенча халыкны социаль яклау, опека һәм попечительлек органнары белгечләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә кабул итәчәкләр.

Адресы: Кукмара поселогы, Степан Разин урамы, 63.

фото: http://tvoydmitrov.ru/den-pravovoj-pomoshhi-detyam/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk