Кукмарада “Арсенал” операциясе бара
Утлы корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен туктату максатында 27 сентябрьгә кадәр "Арсенал" оператив-кисәтү операциясе бара. Бүгенге көндә район халкында 460 утлы корал бар. Шуларның 13е - винтовка, 7се - травматик, 440ы шома көпшәле мылтык. Әмма әлеге коралларны исәпкә кую гына түгел, ә тиешенчә саклый да белергә кирәк. "Арсенал" операциясе барышында...
Утлы корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен туктату максатында 27 сентябрьгә кадәр "Арсенал" оператив-кисәтү операциясе бара.
Бүгенге көндә район халкында 460 утлы корал бар. Шуларның 13е - винтовка, 7се - травматик, 440ы шома көпшәле мылтык. Әмма әлеге коралларны исәпкә кую гына түгел, ә тиешенчә саклый да белергә кирәк. "Арсенал" операциясе барышында коралларның сакланыш тәртибе дә тикшерелә. Әгәр сезгә корал кирәк түгел, яисә утлы корал тапкансыз икән, аны полициягә алып килеп бирергә, 02, 2-70-80 телефоннары аша дежур частькә шалтыратып әйтергә кирәк. Бу хакта безгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев хәбәр итте.
фото: http://news.21.by/2013/03/29.html?sort=1&order=0&s=198
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев