24 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Кукмарада “Арсенал” операциясе бара
Утлы корал, шартлаткыч матдәләрнең законсыз әйләнешен туктату максатында 27 сентябрьгә кадәр "Арсенал" оператив-кисәтү операциясе бара. Бүгенге көндә район халкында 460 утлы корал бар. Шуларның 13е - винтовка, 7се - травматик, 440ы шома көпшәле мылтык. Әмма әлеге коралларны исәпкә кую гына түгел, ә тиешенчә саклый да белергә кирәк. "Арсенал" операциясе барышында...
-
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе бара
Мич башында биш мәч, биш мәченең биш башы. Биш мәченең биш башына ишелмәсен мич ташы. Расим Якупов фотосы. Ядегәр авылы.
-
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе бара
Кул булмагач, аяк белән кашырга туры килә. Энҗе Хәбибрахманова фотосы
-
Унөч яшемдә чит илгә ярышларга бардым, ди Халыкара шахмат Федерациясе мастеры Елена Семенова
Поляр Түгәрәктәге мәңгелек туң өстендә урнашкан Салехард шәһәрендә яшәүче апалы-сеңелле Елена һәм Анастасия Семеноваларны Княгор авылында яхшы беләләр. Ник дисәң, әниләре Фаина шушы авылда туып-үскән. Горурланалар аның кызлары белән: илебездә генә түгел, Халыкара ярышларда җиңүләр яулаган шахмат уены осталары бит алар. Бу зур сәләт ияләре белән ничек тә очрашып, газета...
-
"Зилант"та стритбол ярышлары узачак
28 сентябрьдә "Зилант" спорт мәктәбендә 2002-2003 елгы балалар арасында стритбол буенча ярышлар узачак. Башлана 8.30 сәгатьтә. фото: http://raproom.ru/news.html
-
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе дәвам итә
"Кабатланмас мизгел" фотолар бәйгесе дәвам итә. Чишмәбаш авылыннан Мәрсетдиновлар гаиләсе юллаган фото да бик матур.
-
Район хуҗалыкларында кукуруздан силос салу эшләре бара
Әлеге төр азык культурасы быел 8797 гектарда игелгән иде. Явым-төшемнәрнең мул булуы нәтиҗәсендә уңыш яхшы булды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2750 гектарда кукуруз җыелып, 35 мең тонна силос салынды. Бәрәңге алу да дәвам итә. Икенче икмәк Вахитов исемендәге, Урал, Восток һәм фермер хуҗалыкларында игелгән инде. 480...
-
"Зилант"та кече яшьтәге балалар өчен баскетбол буенча фестиваль узды
"Зилант" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кече яшьтәге балалар өчен беренче тапкыр баскетбол буенча фестиваль оештырылды. Программага 7-8 яшьлек балалар өчен баскетбол элементлары кергән "Күңелле стартлар" уены үткәрелсә, 9-10 яшьлекләр командаларга бүленеп баскетбол ярышында катнаштылар. "Күңелле стартлар"да көч сынашучылар йөгерү, сикерү, төрле туплар белән идарә итүдә осталыкларын күрсәтсәләр, ярышта күппрофильле лицейның "Зәңгәр...
-
Кукмара районы халкына бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк
26 сентябрьдә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү проекты кысаларында республикабызның Кукмара нотариаль округы нотариуслары, район прокуроры һәм адвокатлары халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр. Түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15, район башкарма комитеты бинасы, 1нче кат, "Бердәм Россия" партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе. Кабул итү графигы: 8.00-9.00...