Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Зилант"та кече яшьтәге балалар өчен баскетбол буенча фестиваль узды

    "Зилант" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кече яшьтәге балалар өчен беренче тапкыр баскетбол буенча фестиваль оештырылды. Программага 7-8 яшьлек балалар өчен баскетбол элементлары кергән "Күңелле стартлар" уены үткәрелсә, 9-10 яшьлекләр командаларга бүленеп баскетбол ярышында катнаштылар. "Күңелле стартлар"да көч сынашучылар йөгерү, сикерү, төрле туплар белән идарә итүдә осталыкларын күрсәтсәләр, ярышта күппрофильле лицейның "Зәңгәр...

    "Зилант" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче кече яшьтәге балалар өчен беренче тапкыр баскетбол буенча фестиваль оештырылды. Программага 7-8 яшьлек балалар өчен баскетбол элементлары кергән "Күңелле стартлар" уены үткәрелсә, 9-10 яшьлекләр командаларга бүленеп баскетбол ярышында катнаштылар. "Күңелле стартлар"да көч сынашучылар йөгерү, сикерү, төрле туплар белән идарә итүдә осталыкларын күрсәтсәләр, ярышта күппрофильле лицейның "Зәңгәр яшен", "Карчыга" командалары беренче-өченче, Кукмара 4нче урта мәктәпнең "Татарстан" командасы икенче урыннарны яуладылар. Спорт бәйрәме истәлеге буларак балаларга мәктәп администрациясе бүләкләр тапшырды.

    Реклама

    фото: http://zik.ua/ua/news/2013/10/23/lviv_kyiv_odesa_ta_dnipropetrovsk_pryymut_yevrobasket2015_435937

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: