Хәбәрләр

Кукмарада 35 градус эссе

Бу көннәрдә эсселек чын мәгънәсендә рекорд куйды: Кукмарада температура күләгәдә 35 градус булса, ачык урыннарда кырыктан артып китте. Белгечләр кызган кояш нурлары астында озак йөрмәскә, башны эшләпә яки яулык белән капларга кушалар. Хроник чирләрдән, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләргә даруларын үзвакытында кабул итү мөһим. Сусауны яшел чәй, минераль...

Бу көннәрдә эсселек чын мәгънәсендә рекорд куйды: Кукмарада температура күләгәдә 35 градус булса, ачык урыннарда кырыктан артып китте. Белгечләр кызган кояш нурлары астында озак йөрмәскә, башны эшләпә яки яулык белән капларга кушалар. Хроник чирләрдән, бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләргә даруларын үзвакытында кабул итү мөһим. Сусауны яшел чәй, минераль эчемлекләр белән басарга киңәш ителә. Баллы эчемлекләрнең эчәсе килүне тагын да арттыруы билгеле.

фото: http://syktyvkar.job.ru/seeker/career/article/?ca=40194


һава торышы Кукмара эсселек

Нет комментариев