Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада 18 гыйнварга кадәр “Полиция Кыш бабае” дигән пиар-акция үткәрелә

Аның максаты - балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, күзәтүчесезлекне кисәтү буенча эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру, балалары социаль куркыныч хәлдә булган тәртипсез һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларның һәм полициянең участок уполномоченныйларының абруйларын күтәрү, халыкның хокук саклау органнарына карата ышанычын арттыру,...

Аның максаты - балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, күзәтүчесезлекне кисәтү буенча эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру, балалары социаль куркыныч хәлдә булган тәртипсез һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрне ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторларның һәм полициянең участок уполномоченныйларының абруйларын күтәрү, халыкның хокук саклау органнарына карата ышанычын арттыру, уңай хокук аңын булдыру. Әлеге акция өч этапта үткәрелә.

2 этап (төп) -15 гыйнварга кадәр,

3 этап (йомгаклау) - 16 гыйнвардан 18 гыйнварга кадәр.

Акция барышында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тәртипсез яшәү рәвеше алып барган гаиләләрне, дәүләт ярдәменә мохтаҗ балаларны һәм үсмерләрне ачыклау буенча рейдлар оештырачаклар. 1этапта ачыкланган әлеге балаларга һәм гаиләләргә Кыш бабай һәм Кар кызы киемендәге полиция хезмәткәрләре Яңа ел бүләкләре, азык-төлек пакетлары һәм башка әйберләр тапшырачаклар. Хезмәткәрләр арасында кием, уенчыклар, китаплар җыюны оештырдылар инде. Район оешмаларын һәм предприятиеләрен бу чарада катнашырга чакырабыз. Җыелган әйберләрне, акчаны район эчке эшләр бүлегенең шәхси состав белән эшләүче төркеменә алып килүегезне сорыйбыз. Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар: 2-61-87, 2-63-13.

фото: http://omsk.bezformata.ru/listnews/ohranyat-poryadok-v-omske-politcejskim/16515085/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk