Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе узды

Кукмара үзәк мәчетендә ай саен үткәрелә торган "Мөселманнар җыены" кысаларында чираттагы вәгазь кичәсе узды. Биредә Казанның "Ярдәм" мәчетеннән килгән Фәнис хәзрәт Мингәрәев катнашты. Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә билгеле булган "Ярдәм" мәчете мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үзенчәлекле рухи мохит тудыручы тернәкләндерү үзәге булып тора. 6 яшеннән якты дөньяны күрү мөмкинлегеннән...

Кукмара үзәк мәчетендә ай саен үткәрелә торган "Мөселманнар җыены" кысаларында чираттагы вәгазь кичәсе узды. Биредә Казанның "Ярдәм" мәчетеннән килгән Фәнис хәзрәт Мингәрәев катнашты.

Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә билгеле булган "Ярдәм" мәчете мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үзенчәлекле рухи мохит тудыручы тернәкләндерү үзәге булып тора. 6 яшеннән якты дөньяны күрү мөмкинлегеннән мәхрүм булган Фәнис тә шушы үзәктә үзе шикелле күрмәүчеләр өчен остаз вазыйфаларын үти, аларны Брайль системасы буенча гарәпчә Коръән укырга, шулай ук компьютер белән эш итү алымнарын да үзләштерергә өйрәтә.

Фәнис Мингәрәев Кукмарада сөйләгән "Күңел күзе" дип аталган вәгазьне күпсанлы тыңлаучылар бик җылы кабул иттеләр. Тормыштан алынган хикәяләр, гыйбрәтле хәлләр белән баетылган, Коръән аятьләре һәм мөбарәк хәдисләр илә тулыландырылган әлеге вәгазь күпләргә тормышка яңача карарга, Аллаһ бүләк иткән нигъмәтләрнең кадерен аңлый башларга ярдәм иткәндер.

Шәһәрдә туып-үскән егет булуына карамастан, Фәнис үз туган телен бик яхшы белә. Аның төпле дини белемгә ия булуы да игътибарга лаек. Ул Казан ислам көллиятенең көндезге, "Мөхәммәдия" югары мөселман мәдрәсәсенең кичке бүлеген тәмамлаган, хәзер исә Россия ислам университетында читтән торып уку бүлегенең 4 курсында белем ала. Кукмаралыларны кунакның әдәпле, зирәк, аралашучан булуы, бернигә дә карамый күңел төшенкелегенә бирешмәве дә сокландырды.

Мөхтәсибәт үтенече буенча, Фәнис хәзрәт икенче көнне Кукмара үзәк мәчетендә Җомга намазына килүчеләр алдында да тәкъдир темасына багышланган тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде.

Ришат КУРАМШИН, Кукмара мәдрәсәсе мөдире

фото: http://www.ansar.ru/rfsng/2011/07/21/18317

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk