Хәбәрләр

Кукмара полициясе патроннар һәм төтенсез дары сатарга җыенган ир кешене тоткарлаган

1-7 февральдә район эчке эшләр бүлегендә 89 гариза һәм хәбәр теркәлә, шуларның икесе җинаятьләр турында. 2 февральдә, кичке сәгать бишенче яртылар тирәсендә Лубян авылында җинаять кылына. 64 яшьлек ир-ат үзенең 40 яшьлек улы белән бергә спиртлы эчемлекләр эчә. Кинәттән килеп чыккан гауга вакытында 40 яшьлек ир-ат кулына пычак ала һәм...

1-7 февральдә район эчке эшләр бүлегендә 89 гариза һәм хәбәр теркәлә, шуларның икесе җинаятьләр турында.

2 февральдә, кичке сәгать бишенче яртылар тирәсендә Лубян авылында җинаять кылына. 64 яшьлек ир-ат үзенең 40 яшьлек улы белән бергә спиртлы эчемлекләр эчә. Кинәттән килеп чыккан гауга вакытында 40 яшьлек ир-ат кулына пычак ала һәм әтисенең күкрәк өлешенә кадый. Зыян күрүче ир исән-сау, ул хәзерге вакытта район үзәк дәваханәсендә.

6 февральдә полиция хезмәткәрләре тарафыннан патроннар һәм төтенсез дары сатарга җыенган ир кеше тоткарланды.

Бер атна эчендә районда 15 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда бер кеше зыян күрде, 68 кеше төрле административ хокук бозулар өчен полициягә китерелде.

Рамил НУРГАЛИЕВ, район эчке эшләр бүлеге начальнигы

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев