Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театрының районыбызга спектакльләр белән килүе халык өчен һәрчак зур бәйрәмгә әверелә. Беренчедән, аларның чыгышлары заманча, истә калырлык алымнар белән баетылып, балаларда һәм олыларда кызыксыну уятса, икенчедән, спектакльләрдә уйнаучы сәләтле артистларның берничәсе - үзебезнең райондашларыбыз. Бүген бу театрның тагын килүен көтәбез. Димәк, тамашачы күңелләрен яулаган...