Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген РДКда Минзәлә театры “Шомбай” спектаклен куя

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театрының районыбызга спектакльләр белән килүе халык өчен һәрчак зур бәйрәмгә әверелә. Беренчедән, аларның чыгышлары заманча, истә калырлык алымнар белән баетылып, балаларда һәм олыларда кызыксыну уятса, икенчедән, спектакльләрдә уйнаучы сәләтле артистларның берничәсе - үзебезнең райондашларыбыз. Бүген бу театрның тагын килүен көтәбез. Димәк, тамашачы күңелләрен яулаган...

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт театрының районыбызга спектакльләр белән килүе халык өчен һәрчак зур бәйрәмгә әверелә. Беренчедән, аларның чыгышлары заманча, истә калырлык алымнар белән баетылып, балаларда һәм олыларда кызыксыну уятса, икенчедән, спектакльләрдә уйнаучы сәләтле артистларның берничәсе - үзебезнең райондашларыбыз. Бүген бу театрның тагын килүен көтәбез. Димәк, тамашачы күңелләрен яулаган кукмаралылар: Рөстәм Муллин, Ленар Миннемуллин, Рөстәм һәм Раушан Зиннуровлар, Язгөл Гыйльметдинова белән безне тагын күңелле очрашу көтә. Бу юлы алар "Шомбай" спектаклен күрсәтәчәкләр. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер Дамир Сәмерханов та - Кукмара егете. Минзәлә театры шулай ук нәниләр өчен дә кызыклы тамашалар әзерләгән.

Бүген, 10 февральдә, 19.00 сәгатьтә район Мәдәният йортында "Шомбай" спектакле була.

Тамашага рәхим итегез! Рухи ләззәт һәм якты тәэсирләр алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk