Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмара командасы республикакүләм конференциядә җиңү яулады

    2013 ел - Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан Арча районында "Кеше һәм табигать" дигән республикакүләм конференция узды. Әлеге чарада иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге укучылары Дилә Мотыйгуллина, Динара Гыйльфанова, Әдилә Хөсәенова, Зилә Сәмигуллиналар да катнашты һәм, уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар алып кайттылар. Кукмара...

    2013 ел - Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы уңаеннан Арча районында "Кеше һәм табигать" дигән республикакүләм конференция узды. Әлеге чарада иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге укучылары Дилә Мотыйгуллина, Динара Гыйльфанова, Әдилә Хөсәенова, Зилә Сәмигуллиналар да катнашты һәм, уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар алып кайттылар.

    Реклама

    Кукмара командасы Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыруда актив катнашканы өчен "Татарстан - Яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте Политсоветы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин имзалаган дипломга, XXI гасыр алдында торган табигый проблемаларны чишүдә өлеш керткәне өчен Арча районы Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Котлыйбыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: