Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара аграр көллиятендә әфганчылар истәлегенә мемориаль такта ачылды (+фото)

Ун ел дәвам иткән Әфган сугышында Янильдәге һөнәри училищеда белем алган 60тан артык егет катнаша. Кызганычка каршы, аларның икесенә - Чишмәбаштан Тәлгать Әхмәтшин һәм Камышлыдан Шамил Касыймовка туган якларына исән-имин кайту насыйп булмый. Әмма аларның исемнәре, батырлыклары онытылмый. Көллият музеенда Әфган каһарманнары турында экспонатлар тупланган. Аларның гаиләләре белән даими элемтәдә...

Ун ел дәвам иткән Әфган сугышында Янильдәге һөнәри училищеда белем алган 60тан артык егет катнаша. Кызганычка каршы, аларның икесенә - Чишмәбаштан Тәлгать Әхмәтшин һәм Камышлыдан Шамил Касыймовка туган якларына исән-имин кайту насыйп булмый. Әмма аларның исемнәре, батырлыклары онытылмый. Көллият музеенда Әфган каһарманнары турында экспонатлар тупланган. Аларның гаиләләре белән даими элемтәдә торалар, кирәк булган ярдәмне күрсәтәләр.

Көллияттә Тәлгать Әхмәтшин һәм Шамил Касыймовлар истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды. Анда көллиятнең барлык укучылары, педагоглар катнашты. Бүгенге көндә көллияттә эшләүче әфганчылардан Фәрит Хисамиев, Миннехан Вафин, Рафик Мәҗитов, Назир Габдрахманов, көллиятнең ата-аналар комитеты рәисе, әфганчы Рәшит Шакирҗановлар үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар. Соңыннан әфганчыларга багышланган фильм күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X