Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кукмара" аграр көллияте студенты республика конкурсында җиңү яулады

"Кукмара" аграр көллиятендә уку елы ахырына якынлаша. Укытучыларыбызның белән укучылар дәресләрдә төпле, нык белем алу белән чикләнмичә, анализларга һәм чагыштырырга, логик фикер йөртергә, нәтиҗәләр ясарга өйрәнделәр. Нәрсәгәдер ирешим дигән кеше һәрдаим һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшләргә тиеш. Бу яктан безнең көллияттә бөтен шартлар да тудырылган. Директорыбыз Азат Гатин иҗади, тынгысыз,...

"Кукмара" аграр көллиятендә уку елы ахырына якынлаша. Укытучыларыбызның белән укучылар дәресләрдә төпле, нык белем алу белән чикләнмичә, анализларга һәм чагыштырырга, логик фикер йөртергә, нәтиҗәләр ясарга өйрәнделәр.


Нәрсәгәдер ирешим дигән кеше һәрдаим һөнәри осталыгын үстерү өстендә эшләргә тиеш. Бу яктан безнең көллияттә бөтен шартлар да тудырылган. Директорыбыз Азат Гатин иҗади, тынгысыз, тәвәккәл җитәкче. Ул безнең безнең һәр уңышыбызга сөенеп дәртләндереп тора.
Ел дәвамында истә калырлык матур эшләр башкарылды: укытучылар һәм укучылар коллективы төрле дәрәҗәдәге конкурс - бәйге, фәнни - тикшеренү конференцияләрендә катнашып, дипломларга ия булды.


"Автомеханик" группасында укучы Салават Хәмәтдинов андый укучыларыбызның берсе. Көллияттә бер генә бәйрәмдә аннан башка узмый. Иҗади концертларда, бәйгеләрдә, ярышларда - барсында да актив катнаша ул. Дусларына киңәшләре белән ярдәм итүче, аралашучан, актив, эзләнүчән, һәр эшне җаваплылык тоеп башкаручы, ярдәмчел, тыйнак, әти - әнисенең уң кулы, Салават быел беренче курсны тәмамлый.
Ул - уку - эзләнү өлкәсендәге эшчәнлек белән кызыксынучы яшь егет. Күптән түгел "Безнең кулда - киләчәк!" дип аталучы республикакүләм конкурста катнашты. Конкурсны ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Радиоприбор» җәмгыяте үткәрде. Укучыларның хезмәтләре дүрт номинациядә каралды. Салават "Минем һөнәри омтылыш" номинациядә ІІІ урын алды.


Бүләкләү тантанасы - үзе бер күңелле вакыйга иде. Бүләкне безнең укучыга Россия Белем бирү Академиясенең профессиональ белем бирүнең педагогика һәм психология институты профессоры В.Маслленикова тапшырды.


Алга таба да көллиятнен данын яклап укырга, таза - сау булып, уңышларга ирешергә, үрнәк эшләрең белән безне сөендерергә язсың сиңа, Салават!


Дания ГАДИЯТУЛЛИНА, Кукмара аграр көллияте китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара көллият студентлар

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X