Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!

Хөрмәтле райондашлар! Бүген бөтен мөселман дөньясы олуг бәйрәмне - Корбан гаетен билгеләп үтә. Нигезендә игелек, шәфкатьлелек, кешегә карата хөрмәт-игътибар хисләре булган әлеге бәйрәм тарихы Ибраһим пәйгамбәр һәм аның улы Исмәгыйль вакыйгасыннан башланып китте. Ул чакта улын чалуга юл куймыйча, Аллаһы Тәгалә Ибраһим пәйгамбәргә тәкә чалырга боера. Моның мәгънәсе - Адәм...

Хөрмәтле райондашлар! Бүген бөтен мөселман дөньясы олуг бәйрәмне - Корбан гаетен билгеләп үтә. Нигезендә игелек, шәфкатьлелек, кешегә карата хөрмәт-игътибар хисләре булган әлеге бәйрәм тарихы Ибраһим пәйгамбәр һәм аның улы Исмәгыйль вакыйгасыннан башланып китте. Ул чакта улын чалуга юл куймыйча, Аллаһы Тәгалә Ибраһим пәйгамбәргә тәкә чалырга боера. Моның мәгънәсе - Адәм балалары бер-берсенә мәрхәмәтле булсын, кеше каны коелмасын дигән нәсыйхәттән гыйбарәт.

Олуг бәйрәмебез белән котлап, барчагызга да иң изге теләкләремне җиткерәсем килә. Аллаһ Раббыбыз корбаннарыбызны, гыйбадәт-догаларыбызны кабул итеп, ил-көнебезгә иминлек, бәрәкәт иңдерсен, тотрыклылык бирсен. Сугыш барган җирләрдә тынычлык урнашсын, кан коелмасын, күз яшьләре таммасын.

Ихлас күңел белән кылынган яхшы гамәлләребез игелекле, юмарт, кешелекле булырга этәрсен, бәйрәм рухы һәр гаиләгә, һәр йортка шатлык һәм якты өмет алып килсен. Барчабызга да изге теләк-максатларыбызга ирешергә язсын, бәйрәмебез мөбарәк булсын!

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт СӘМИГУЛЛИН.

фото: http://otkrytki-animashki.com/animation-id-7940.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X