4 октябрь 2014 яңалыклары
-
Китте... Әллә озакка, әллә мәңгелеккә (хикәя)
Без - туган җирдә, туган нигездә яшәүчеләр - күбебез аңлап та бетермибез, ахры, үзебезнең нинди бәхетле кешеләр икәнлегебезне. Минем малай вакыт. 5-6 яшьләр чамасы булгандыр. Безгә читтән кунакка бер туганыбыз кайтып төште. Зур чемодан белән күчтәнәчләр, бүләкләр, кием-салым алып кайткан. Ул вакыттагы безнең сөенүләрне сөйләп, аңлатып бетерерлек түгел. Бик ярлы,...
-
Тиз әзерләнә торган кәбестә рецепты
Кисәкләргә туралган кәбестәне тыгызлап банкага тутырасы, шуңа ике аш кашыгы тоз, дүрт аш кашыгы шикәр комы, өч тырнак сарымсак, укроп, кишер кырып саласы. Ярты стакан чистартылган сыек май, кайнап суынган литр ярым су салып куясы. Бу ысул белән тозлаган кәбестә икенче көнне әзер була. фото: http://vkusninok.ru/67740-recept-marinovannoy-kapusty-marinovanie-kapusty.html
-
Кукмара районында 15747 хезмәт һәм сугыш ветераны яши
Районыбыз ветераннар (пенсионерлар) Советы президиумы районның 15747 хезмәт һәм сугыш ветераннарының мәнфәгатен кайгыртып яши. Үкенечле: Бөек Ватан сугышы ветераннарының саны елдан-ел кими, хәзер алар 82 кеше калды. Сафлары сирәгәя барган Бөек Ватан сугышы ветераннары турында истәлек альбомнарын, китапларын саклыйбыз һәм тулыландырып торабыз. Әле менә сугыш чоры балаларының истәлекләрен җыйнап нәшер...
-
Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
Хөрмәтле райондашлар! Бүген бөтен мөселман дөньясы олуг бәйрәмне - Корбан гаетен билгеләп үтә. Нигезендә игелек, шәфкатьлелек, кешегә карата хөрмәт-игътибар хисләре булган әлеге бәйрәм тарихы Ибраһим пәйгамбәр һәм аның улы Исмәгыйль вакыйгасыннан башланып китте. Ул чакта улын чалуга юл куймыйча, Аллаһы Тәгалә Ибраһим пәйгамбәргә тәкә чалырга боера. Моның мәгънәсе - Адәм...
-
Район җитәкчесе Сергей Димитриев кукмаралыларны Корбан гаете бәйрәме белән котлады
-Һәрбер дини бәйрәм тормыш мәгънәсе, бүгенге яшәешебез, күңел халәте турында тагын бер кат уйланырга мөмкинлек бирә. Мөселман дөньясы өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаетендә дә изге гамәлләр кылырга, якыннарыбызны гына түгел, чит ярдәмгә мохтаҗ булганнарны да сөендерергә язсын, - диелә котлауда. - Райондашларыбызга саулык, иминлек, һәр эшләрендә уңышлар...