Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Конкурс тәмам, җиңүчеләр билгеле

Ноябрь аенда редакция "Иң чибәр кәләш" бәйгесе игълан иткән иде. Конкурста барлыгы 12 кәләш катнашты, алар kukmor-rt.ru сайтына куелган фоторәсемнәргә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайланды. Бәйге райондашларыбыз арасында зур кызыксыну уятты, алар өчен барлыгы 17243 тавыш бирелде. Конкурс барышында Янил авылы кызы, Байлангарга килен булып төшкән Ләйлә Зиннәтуллина һәм Кукмарадан...

Ноябрь аенда редакция "Иң чибәр кәләш" бәйгесе игълан иткән иде. Конкурста барлыгы 12 кәләш катнашты, алар kukmor-rt.ru сайтына куелган фоторәсемнәргә тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайланды. Бәйге райондашларыбыз арасында зур кызыксыну уятты, алар өчен барлыгы 17243 тавыш бирелде. Конкурс барышында Янил авылы кызы, Байлангарга килен булып төшкән Ләйлә Зиннәтуллина һәм Кукмарадан Адайга килен булып килгән Ләйсан Хәнәфиналар арасында аеруча кискен көрәш барды. Алар көндәшләрен шактый артка калдырып иң күп тавышлар җыйдылар.
Без "Иң матур кәләш" исемен яулаучыны серле бүләк көтә, дип хәбәр иткән идек. Сер пәрдәсен күтәреп шуны әйтәбез -без Ләйләне дә, Ләйсәнне дә җиңүчеләр итеп билгеләргә булдык. Аларның икесен дә 19 декабрьдә сөйгән ярлары белән Кукмараның РЭД кафесында романтик кичке аш көтә. Кичке аштан фоторәсемнәр белән репортаж газетаның Яңа ел санында биреләчәк. Конкурста катнашкан кәләшләрнең барысына да һәм алар өчен җан "атып" торган дусларына, якыннарына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X