Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Әкият”тә инглизчә тамаша узды

Манзарас авылындагы "Әкият" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме катнашында бик матур чара узды. "Алисә маҗаралары" дип аталган әкияти тамашаның үзенчәлеге шунда: ул тулысы белән инглиз телендә үткәрелде. Тәрбияче Сибгатуллина Нурфия ханым оештырган бу чарага әзерлек эшләре бер ай алдан башланды. Балалар күп кенә инглиз сүзләрен истә калдырдылар, шигырьләр...

Манзарас авылындагы "Әкият" балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек һәм зурлар төркеме катнашында бик матур чара узды. "Алисә маҗаралары" дип аталган әкияти тамашаның үзенчәлеге шунда: ул тулысы белән инглиз телендә үткәрелде.

Тәрбияче Сибгатуллина Нурфия ханым оештырган бу чарага әзерлек эшләре бер ай алдан башланды. Балалар күп кенә инглиз сүзләрен истә калдырдылар, шигырьләр ятладылар, инглизчә санарга, биергә, җырларга өйрәнделәр. Әти-әниләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә бик матур декорацияләр ясалды, махсус киемнәр әзерләнде.

Гадәти булмаган әлеге тамашада балалар кызыксынып, мавыгып, ә иң мөһиме, теләп катнаштылар. Бүгенге көндә инглиз телен өйрәнергә омтылу-аның мәктәптә генә түгел, киләчәк тормышта да зарурлыгын аңлау бит ул.

Чара әти-әниләрнең күңеленә дә хуш килде, үз балаларына карата соклану, алар белән горурлану хисе уятты.

Рәмзия ГАРИФУЛЛИНА

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk