Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казанда Г.Әпсәләмов романы буенча төшерелгән “Ак чәчәкләр” фильмын тәкъдир итү кичәсе узачак

2015 елның 5 апрелендә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концерт залында Габдрахман Әпсәләмов романы буенча төшерелгән "Ак чәчәкләр" телевизион сериалын тәкъдир итү кичәсе узачак. Фильм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын...

2015 елның 5 апрелендә Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концерт залында Габдрахман Әпсәләмов романы буенча төшерелгән "Ак чәчәкләр" телевизион сериалын тәкъдир итү кичәсе узачак. Фильм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә "Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе тарафыннан әзерләнде. Искәртеп үтик, Татарстан Республикасында телләрне саклау программасын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы буенча "Яңа гасыр" телеканалында "Әдәби хәзинә", "Без тарихта эзлебез", "Тысяча и один ответ - Мең дә бер җавап" тапшырулары, "Поем и учим татарский" музыкаль фильмы, "Переведи! Учим родной язык" телеуены кебек яңа проектлар гамәлгә ашырыла.
Александра Дорфман фотосы

чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/410165.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk