Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Казан егетләре"нә ник яныйлар?

Соңгы бер ай дәвамында кызлар тарафыннан "Казан егетләре "нә ау бара. Аларның Вконтакте битендәге төркемендә, кызларның үзара сүзгә килеп, шунда ук бер-берләренә яный башлауларының шаһите булырга туры килде. Соңыннан кызлар "Казан егетләре"н очрашуга чакырганнар. Егетләр баш тарткач, аларның сәламәтлегенә зыян салу белән янаганнар. Егетләрнең гаиләле икәнлекләрен белеп, бер ханым җырчыларның...

Соңгы бер ай дәвамында кызлар тарафыннан "Казан егетләре "нә ау бара. Аларның Вконтакте битендәге төркемендә, кызларның үзара сүзгә килеп, шунда ук бер-берләренә яный башлауларының шаһите булырга туры килде.

Соңыннан кызлар "Казан егетләре"н очрашуга чакырганнар. Егетләр баш тарткач, аларның сәламәтлегенә зыян салу белән янаганнар. Егетләрнең гаиләле икәнлекләрен белеп, бер ханым җырчыларның студиясенә шалтыраткан. Ул үз-үзенә кул салып, ахырдан бөтен гаепне егетләргә аударып калдырачагы турында әйткән. Шуннан соң"Казан егетләре" әлеге ханым белән яңадан элемтәгә кергәннәр.

"Әлбәттә, курыктык. Кеше гомере турында сүз барганда, без берничек тә битараф була алмыйбыз. Әлеге ханымны тынычландыру ниятеннән, аңа дуслык тәкъдим иттек һәм әле яңа гына табадан төшкән, "Күңел түремдә" дип аталган, салмак җырлардан торган җыентыгыбызны бүләк итәргә сүз бирдек", - дип белдергән егетләр "Интертат.ру" сайтына.

чыганак: http://tuylar.ru/kazan-egetlerene-nik-yanyylar-2488

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk