Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында республикада "Игътибар - балалар!" акциясе узды. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин сүзләренә караганда, акция кысаларында инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып барганнар, ата-аналар, балалар белән очрашканнар. -Рейдлар вакытында автомобиленә махсус балалар...
Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү максатында республикада "Игътибар - балалар!" акциясе узды. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин сүзләренә караганда, акция кысаларында инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып барганнар, ата-аналар, балалар белән очрашканнар.
-Рейдлар вакытында автомобиленә махсус балалар утыргычы урнаштырмыйча хәрәкәт иткән 27 шоферга, балага иминлек каешы куймаган 24 әти-әнигә беркетмәләр төзелде. Җәяүлеләргә юл бирмәгән 66 автомобиль йөртүче штрафка тартылды, - ди ул. - Шулай ук җәяүлеләр юлында тиешле таләпләрне үтәмәгән 24 җәяүле, 9 шофер, бер велосипедчыга да штраф түләргә туры киләчәк. Таләп ителгән кагыйдәләр акция барган чорда гына түгел, һәрдаим үтәлсен, кечкенә пассажирларга карата аеруча игътибарлы булсак иде.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев