Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Хезмәт даны” газетасының редакция коллективы зур югалту кичерде

Утыз елдан артык гомерен район газетасына багышлаган талантлы журналист, тәрҗемә буенча мөхәррир урынбасары Әнәс Кавый улы Әхмәдиев вафат булды. Беренче карашка артык җитди, кырыс карашлы күренсә дә, беркайчан да авыр сүз әйтми торган, киресенчә, күңелне үсендерергә тырышкан, ярдәмчел, гаять нечкә күңелле зат иде ул. Күпкырлы гыйлемгә ия булуын әйткән дә...

Утыз елдан артык гомерен район газетасына багышлаган талантлы журналист, тәрҗемә буенча мөхәррир урынбасары Әнәс Кавый улы Әхмәдиев вафат булды. Беренче карашка артык җитди, кырыс карашлы күренсә дә, беркайчан да авыр сүз әйтми торган, киресенчә, күңелне үсендерергә тырышкан, ярдәмчел, гаять нечкә күңелле зат иде ул. Күпкырлы гыйлемгә ия булуын әйткән дә юк: нинди өлкәгә кагылышлы сорау булмасын, һәммәсенә җавабы бар иде аның. Хәер, исән булса, үзен болай мактап язуыбызны һич өнәмәс иде, чөнки гаять тыйнак булды. Туган көннәре, юбилейлары белән газета аша котлавыбызны да теләмәде. Югыйсә, фидакарь хезмәте, иҗаты турында район халкына сөйләп бирердәй, ихтирамга лаек шәхес иде ул. Рус телендә чыккан тирән эчтәлекле язмалары республика матбугатында да зурлап телгә алынды. Әмма кыска булды шул гомере: пенсия яшенә дә җитмичә, мәңгелеккә китеп барды. Аның якты истәлеге редакция хезмәткәрләренең генә түгел, газета укучыларыбызның да күңелләрендә яшәр, рухы күпьеллык газета төпләнмәләрендә дә сакланыр.

"Хезмәт даны"("Трудовая слава") газетасы редакциясе һәм типография коллективлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk