Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хат ташучылар арасында узучы бәйгедә катнаш һәм зур бүләк от!

"Татмедиа" җәмгыяте республиканың почтамтлары һәм почта бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында 2014 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру буенча бәйге игълан итә. Бәйге 2013 елның 1 октябреннән - 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул өч номинациядә үтәчәк: "Иң яхшы шәһәр хат ташучысы", "Иң яхшы кече шәһәр хат ташучысы" һәм "Иң яхшы авыл...

"Татмедиа" җәмгыяте республиканың почтамтлары һәм почта бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында 2014 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру буенча бәйге игълан итә.

Бәйге 2013 елның 1 октябреннән - 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул өч номинациядә үтәчәк: "Иң яхшы шәһәр хат ташучысы", "Иң яхшы кече шәһәр хат ташучысы" һәм "Иң яхшы авыл хат ташучысы" номинацияләре буенча барачак.

Өч номинациядә дә 1нче урынга - 34483 сумлык кыйммәтле бүләк, икенчесенә - 28736, өченчегә 22989 сум акчалата бүләк каралган. Беренче урын җиңүчеләре әлеге кыйммәтле бүләкләрне акчалата да алырга мөмкин.

Җиңүчеләрне ачыклаганда аларның "Татмедиа" җәмгыяте газета-журналларына күпме әбүнә оештырулары, аның 2013 елның 1нче яртыеллыгы белән чагыштырганда күбрәк булуы, торак пункттагы һәр мең кешегә күпме туры килүе дә исәпкә алыначак.

Үз чиратыбызда "Хезмәт даны" газетасы редакциясе дә район газеталарына яздыру буенча хат ташучылар арасында ярышыбызны дәвам итә, бүләкләребезне әзерләп куйдык.

фото: http://cnu.ru/news-pochtal%27ony-sel%27skih-raionov/03-09-2011

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk