Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • "Гражданлык инициативасы" җиңүчеләре арасында кукмаралылар да бар

    Казандагы "Корстон" күңел ачу комплексында "Гражданлык инициативасы" ди аталган Милли премиянең төбәкара лауреатларын 11 номинация буенча бүләкләү тантанасы булды. Әлеге конкурска барлыгы 50 дән артык проект кабул ителде. "Чит кайгы булмый" дигән номинациядә "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең "Ирекле волонтерлар клубы "Өлкән буын үз яшьтәшләренә ярдәм итә" дип аталган...

    Казандагы "Корстон" күңел ачу комплексында "Гражданлык инициативасы" ди аталган Милли премиянең төбәкара лауреатларын 11 номинация буенча бүләкләү тантанасы булды. Әлеге конкурска барлыгы 50 дән артык проект кабул ителде. "Чит кайгы булмый" дигән номинациядә "Тылсым" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең "Ирекле волонтерлар клубы "Өлкән буын үз яшьтәшләренә ярдәм итә" дип аталган проекты җиңеп чыкты. Проектның авторы - үзәкнең директор урынбасары Инна Баһабиева. Ул диплом һәм "Тере тамчы" дип аталган статуэтка белән бүләкләнде.Тантаналы котлауда проектның менеджеры, оешманың өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге белгече Алсу Айсина да чакырылган иде.

    фото: http://nasha-molodezh.ru/?start=40

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • Кукмарада әти-әниләр бердәм республика имтиханы тапшырдылар
    • Кукмарада прокуратура һәм гадәттән тыш хәлләр оешмалары тикшерүгә чыкты
    • Кукмарада балалар командалары арасында хоккей буенча төбәкара ярышларның ачылу тантанасы
    • “Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында семинар булды
    • Кукмара районында үткән халык җыеннарында Римма Ратникова катнашты
    • Кукмара хоккееның 50 еллыгы уңаеннан шайбалы хоккей буенча турнир
    • Сез эшне ничек эзлисез?
      22 кеше тавыш бирде
    Ночной режим