Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Газ баллонына ничек икенче гомер бирергә?

Безнең халык бик хәстәрле. Һәрбер йортка табигый газ инде дистә еллар элек кертелеп, сыек газ баллоннары куллануның кирәге калмаса да, аларны абзар, сарай, гаражларда саклап ятучылар күп әле. Аларны куллану тыелуга карамастан, кайберәүләр "мал өе"ндә газ плитәсе куеп, баллонны шуңа тоташтырып, мал-туарга ашау әзерли. Янгын чыккан очракларда мондый баллоннар "бомба"га...

Безнең халык бик хәстәрле. Һәрбер йортка табигый газ инде дистә еллар элек кертелеп, сыек газ баллоннары куллануның кирәге калмаса да, аларны абзар, сарай, гаражларда саклап ятучылар күп әле. Аларны куллану тыелуга карамастан, кайберәүләр "мал өе"ндә газ плитәсе куеп, баллонны шуңа тоташтырып, мал-туарга ашау әзерли. Янгын чыккан очракларда мондый баллоннар "бомба"га әйләнеп шартлый һәм янгын чыккан йортка гына түгел, күрше-тирәгә һәм бигрәк тә янгын сүндерүчеләрнең тормышына куркыныч тудыра. Аның ялкыны һәм кыйпылчыклары 50-100 метрга кадәр тирәлеккә тарала. Янгын сүндергән вакытта йорт хуҗаларыннан газ баллоннарының бармы-юкмы икәнен сорагач, юк дип әйтеп, кеше гомерләрен куркыныч астына куйган очраклар булды.

Бу баллоннарны нинди максатларда кулланырга була соң, дигән сорау туа. Аларның "авызы"ндагы вентилен ачып, калган газын саклык белән генә чыгарып бетерергә, аннан соң вентилен сүтеп алып куярга һәм эченә су тутырып куеп, берничә тапкыр чайкарга. Аннары өске әлешен кисеп алып, су багына әверелдерергә мөмкин. Язгы-көзге пычракта аяк киеме югыч та ясарга була. Моның өчен баллонны яткырып, ян ягын кисеп аласы. Шулай ук шашлык кыздыру өчен капкачлы мангал, барбюки итеп кулланырга мөмкин. Мангалның капкачы булып баллонның кисеп алынган өлеше хезмәт итә ала. Аны баллонга гади ишек күгәне белән беркетеп куярга була.

Мансур Әхмәтшин, Кукмара янгын частеның хезмәтне саклау буенча белгече

фото: http://bytgazcom.ru/catalogue/gazovyie-ballonyi/stalnyie/ballon-gazovyij-50l.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk