Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Экстремистлык кисәтелде

Район прокуратурасы, Татарстан буенча Эчке эшләр бүлегенең экстремистлыкка каршы тору үзәге һәм Россия Федерациясенең Татарстан буенча Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе белән берлектә Кукмара районында яшәүче З.га карата тикшерү үткәрде. Бу хакта безгә прокурор ярдәмчесе, 2 класслы юрист Вилнур Кәримов хәбәр итте. Тикшерү нәтиҗәсендә З.ның радикаль дини сәләфи агымына бирелүе, традицион...

Район прокуратурасы, Татарстан буенча Эчке эшләр бүлегенең экстремистлыкка каршы тору үзәге һәм Россия Федерациясенең Татарстан буенча Федераль куркынычсызлык хезмәте идарәсе белән берлектә Кукмара районында яшәүче З.га карата тикшерү үткәрде. Бу хакта безгә прокурор ярдәмчесе, 2 класслы юрист Вилнур Кәримов хәбәр итте. Тикшерү нәтиҗәсендә З.ның радикаль дини сәләфи агымына бирелүе, традицион исламга тискәре карашта икәнлеге мәгълүм булган. Моннан тыш ул "Хәйрия" мәхәлләсенең актив кешесе икән. Экстремистлыкка каршы тору линиясе буенча оператив исәптә торучы затлар белән тыгыз элемтә булдырган. Үзенең гамәлләре белән ул район халкы арасында күрә алмаучылык яки дошманлык хисләре тудырырга мөмкин.
З. Интернетта Сүриядәге сугыш һәм андагы ислам боевикларына финанс белән яки башка ярдәм күрсәтү мөмкинлеге турында урнаштырылган мәгълүматны тараткан. Шулай ук Татарстаннан чыккан, бүгенге көндә Сүриядә оппозиция ягында торган, кораллы җиһад идеологларының берсе булган кешенең социаль челтәрдәге битен тарату белән шөгыльләнгән. Экстремистлык һәм террорлык эшчәнлегенә кагылышы булган мөселманнарны туганнарыдай якын күрә. Интернет аша экстремистлык юнәлешендәге материалларны таратучы Г. белән Интернет аша актив язышкан. Боларның барысы З.ның гамәлләрендә экстремистлык юнәлешендәге билгеләрнең булуы, алга таба җинаятькә китерергә мөмкин булуы турында сөйли. Боларны исәпкә алып, район прокуроры З.га мондый юлга басарга ярамавы хакында кисәтү ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk